Мәгариф
Телешоуда җиңгәннәр
Татар Томбарлы мәктәбе укучылары Яңа гасыр телерадиокомпаниясе өчен популяр "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенын төшерүдә катнашып кайтканнар. Телевизордан алар катнашындагы уен 2 февральдә күрсәтеләчәк.
Бәйгедә "Төнбоек" дип аталган команда составында җиденче сыйныф укучысы Данил Минәҗев, сигезенче сыйныфтан Дилә Абдуллина һәм Азалия Арипова катнашкан. Алар Апас районы укучылары белән ярышкан. Баулылар уенны Яңа ел бәйрәмнәреннән соң карый ала. Ике команда да яхшы әзерлекле булуын күрсәткән, һәм уен тигез исәп-хисап белән тәмамланган. Яшь интеллектуаллар Казаннан беренче урын өчен бирелгән диплом алып кайткан. Команда әгъзаларына, укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучылар Әдибә Шәйдуллина һәм Рузилә Миңнеәхмәтовага китаплар һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына билетлар бүләк иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев