Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Байлыкның чиге бармы?

Байлыкның чиге бармы? Яңа уку елы башлануга, мәктәп тирәсендә ыгы-зыгы арта. Россия Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев укучыларга биш мең сумнан да кыйммәтлерәк кесә телефоныннан файдалануны тыярга тәкъдим иткән.

Сәбәбен дә аңлаткан. Укучылар, дөресрәге, аларның гаджетларын “тигезләргә” кирәк, дигән фикердә депутат. “Бөтен әти-әниләр дә баласына 10-20 мең сумлык смартфон алып бирә алмый. Шуңа күрә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызлар кәттәрәк иптәшләре янында үзләрен кимсетелгән итеп хис итә”, – дип белдергән Борис Чернышев. Шуңа күрә телефонның бәясен чикләргә тәкъдим иткән дә инде. “Мәктәп укучыларына иң яхшысы – “төймәле” кесә телефоннары. Болай булса, балалар гаджетлары түгел, ә белемнәре белән мактана башлар, бәлки”, – дигән депутат. Әти-әни белән элемтәдә тору өчен, иң гади телефон да бик җиткән, дип тә өстәгән ул.

 Сүз юктан сүз булсын, исәнме, кодагый дигәндәй, мәктәптә кесә телефоныннан файдалануга бәйле фикер-тәкъдимнәр бер бездә генә түгел, чит илләрдә дә еш ишетелә. Шушы арада гына Франциядә уку йортында гаджетларга, гомумән, чик куйган канун үз көченә керде.

Күптән түгел узган очрашуларның берсендә илнең мәгариф министры Ольга Васильева, Россиядә дә катгый тыю кертергә кирәк, дип белдерде. “Мәктәптә уен уйнап утырырга түгел, ә укырга кирәк”, – диде ул. Әлеге сүзләрдә дөреслек тә бардыр, бәлки. Тик бүген кесә телефоны өйдә онытылып калса, дөнья агышы туктаган кебек тоелган заманда яшибез бит. Смартфон бала белән элемтәдә тору өчен дә кирәк. Мәктәпкә килүгә, укытучы гаджетларны җыеп алсын, дип тәкъдим итүчеләр дә бар анысы. Тик мөгаллимнәр балаларга белем бирү урынына, кесә телефоннарын саклап утырырга тиеш булып чыга түгелме? Болай да укучыларга вакытлары җитми аларның.

 “Төймәле” кесә телефоны өләшеп кенә социаль тигезсезлектән котылып булмаячагы көн кебек ачык. Баласын мәктәпкә Казанда ике-өч бүлмәле фатир бәясе кадәр торган машинада йөртүче әти-әнине күз карасы кебек кадерле баласына “төймәле” кесә телефоны сатып алырга мәҗбүр итеп кара әле син! Кемнең кемдә эше бар?

matbugat.ru сайтыннан

Фото sumy.depo.ua

Бу хакта тулырак http://vatantat.ru/index.php?pg=1700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев