Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Баулылар балаларны I сыйныфка кабул итү мәсьәләсе буенча кайнар линиягә шалтырата алачак

Белгечләргә сорауларны 27 февральдә иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр бирергә мөмкин.

Балаларның белем алуга хокукын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстанда 27 февральдә иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр кайнар линия эшләячәк. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гражданнар әлеге тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча бирә ала.

Консультацияне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре үткәрәчәк.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181544/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев