Баулы шагыйрәләре балаларга шигърият серләрен ачтылар
4нче гимназиядә укучылар Баулы шагыйрәләре белән очрашты.
Очрашу шагыйрәләрнең иң өлкәне Мәкъмүнә Нәҗипова сүзләренә язылган "Гимназиям" гимны белән башланды. Аннары Мәкъмүнә Нәҗипова, Фикыя Садыйкова, Алсу Васикова балаларны үз иҗатлары белән таныштырдылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев