Баллар санар чак җитте
Баулыда БДИ формасында тапшырылган 4 имтиханның нәтиҗәләре билгеле.
Быел БДИ формасында биология буенча имтиханны 30 бала тапшырды. Районда уртача нәтиҗә - 50,6 балл (чик балл - 36). Иң яхшы нәтиҗәгә гимназиядән Чулпан Гаянова ирешкән.
Тарихны сайлап алган 25 чыгарылыш укучысының уртача баллы - 57,72. Иң күп баллны 6нчы мәктәптән Катерина Гаврилова җыйды (84).
Информатиканы тапшырган 8 бала уртача 67,5 балл җыйган (чик балл - 40). 5нче мәктәптән Роман Рябинин, барысын да уздырып, 91 балл туплаган.
Рус теленнән уртача балл - 60,84. 285 баланың берсе имтиханны тапшыра алмаган. 3нче мәктәптән Айдар Гыйльметдинов, Катерина Гаврилова, Роман Рябинин 98әр балл җыйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев