Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Самавыр бәйрәме уздырганнар

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе Шалты авыл мәдәният йортында самавыр бәйрәме оештырган.

Бәйрәмдә биш төрле самавырда чәй кайнатканнар, араларында музей раритеты да бар. Мәдәният учагына аяк баскан һәркемне тәмле чәй белән сыйлаганнар. Бу көнне мәдәният йорты сәхнәсе чәйханәгә әверелгән. Бер табын артында - өлкәнрәк хатын-кызлар, икенчесе тирәли - авылның яшь киленнәре урын алган. Чәй эчә-эчә, концерт караганнар, чәй турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алганнар, тематик викторинада катнашканнар. Иң күп дөрес җавапны Ләләгөл Кашапова әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев