Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ришат Фазлыәхмәтов хатыны белән сүзгә килгән

Җырчы Ришат Фазлыәхмәтов хатыны Гөлназ белән бик нык сүзгә килеп өеннән чыгып киткән дигән сүзләр йөри. Бу хәлгә ике айдан артык чамасы, ди. Ришат белән Гөлназның 2 яшьлек уллары Искәндәр үсеп килә.

Бу хәлнең дөресме-юкмы икәнлегенә ачыклык кертергә теләп, «Идел» журналы хәбәрчесе Ришат Фазлыәхмәтов белән элемтәгә керергә булган. "Әйе, хатыным белән талаштык. Өйдән чыгып киттем. Әмма бу турыда бик сөйлисем килми. Тормыш бит бу. Хатынымны бик яратам. Тиздән бар да җайланыр, дуслашырбыз", - диде ул. Җырчы талашуның төп сәбәбен көнләшүгә бәйләде.

Сүз уңаеннан, кичә Баулыда җырчының концерты узды. Аның алдыннан Ришат Баулы телевидениесенә hәм «Хезмәткә дан» газетасына интервью бирде. Якын кѳннәрдә аны укый-карый алырсыз.

Баулыга юл тотканда егетләр фотога бергәләп тѳшкәннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев