Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ганс Сәйфуллинны дәвалау өчен Баулыда хәйрия концерты узды

Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында якташыбыз, татар халкына 500дән артык җыр язган атаклы композитор Ганс Сәйфуллин иҗатына багышланган атказанган артист Закир Шаһбанның зур концерты булды.

Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Ганс Сәйфуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята. Аңа ярдәм кирәк. Концертның үзенчәлеге дә шунда - бу концерттан кергән акчалар аны дәвалау өчен тотылачак. Бу хакта безгә җырчы Закир Шаһбан үзе җиткерде:

- Ганс Сәйфуллин белән без кулга-кул тотынып 22 ел дәвамында иҗат иттек. Татарстанда зур сәхнәгә чыгуым белән мин аңа рәхмәтлемен. Аның җырлары белән генә халык мине үз итте, аның аша үз тамашачымны таптым. Ганс абый авыр хәлдә калгач, ничек булса да аңа ярдәм итәргә, ул әле иҗат итәргә тиеш дигән фикер миңа тынычлык бирми. Шунлыктан, әлеге концертны нәкъ менә Ганс абыйның туган җирендә оештыру теләге миндә барлыкка килде. Бүген фәкать аның җырлары гына яңгыраячак.

Закир Шаһбан кечкенәдән үк гармун, баян моңын яратып, аларда уйнап үскән. Язмыш аны Ганс Сәйфуллин кебек талантлы, гади, кешелекле һәм укымышлы кеше белән очраштыргач татар моңына, татар җырына, баянга булган мәхәббәте тагын да арткан. Ганс абый үзе дә виртуоз баянчы, шушы елларда яшь артист өчен яхшы остаз да булды.

- Минем күңелемдә тагын ике хыял яши, белмим, ничек кабул итәрләр. Баулы җирендә Ганс Сәйфуллин исеме белән хәйрия фонды ачарга дигән тәкъдим белән чыгачакмын. Икенчесе - Баулы җирлегендә республика күләм Ганс Сәйфуллин исемендәге зур җыр фестивале оештыру. Әлегә болар хыял гына, ләкин ныклап тотынсак, тормышка ашмастай түгел. Кеше үзе исән чагында, аны зурлап калырга кирәк. Ганс абый андый хөрмәткә чынлап та лаек ул.

Концерт башланырга бераз вакыт бар, без сәхнә артында Ганс Сәйфуллинның улы - Альберт Сәйфуллин (пианист, ул Вена консерваториясен тәмамлаган, халыкара конкурслар лауреаты, Морокконың Рабат консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган артисты) белән дә аралашып алдык.

- Әтиемнең туган җире Баулы шәһәренә кайтуыма мин бик шатмын. Мин Баулы тауларында йөреп, урамнарында уйнап, Баулы елгасында коенып үскән малай. Казанда туган булсам да, бүгенге көндә чит төбәктә яшәсәм дә, миңа Баулы бик кадерле. Кызганыч, бик кызганыч, бүген әтием авыр хәлдә. Аның хөрмәтенә шундый концерт оештыручы Закир Шагбанга, чарага килүче, әтиемне белүче, хөрмәт итүче райондашларыма аеруча рәхмәтлемен.

Һәркем белән шаярып сөйләшеп, матур сүзләр әйтеп, чыгышлары алдыннан һәр артистның күңелен күтәреп йөрүче, концертны алып баручы танылган сүз остасы Рәшит Сабиров та журналистлар монда икән, мин дә Ганс Сәйфуллин турында бераз сөйләп үтим әле диеп үзе безне эзләп тапты.

- Ганс Сәйфуллинның җырлары аның күңелләргә үтеп керә. Анда кешенең күңел кичерешләре, табигать, тереклек - барысы да чагылыш тапкан. Аның бик матур бер сыйфаты - ул һәрвакыт гади булып, халыкчан булып кала белә. Уйлап карагыз, 500дән артык җыр иҗат итү!.. Тагын кемнәр шундый эш эшли? Саный китсәң, бик сирәк андый кешеләр. Аңардагы моң, план һәм идеяләр... Әле аның эшлисе, иҗат итәсе, халыкка җиткерәсе моңнары байтак.

Концертны Закир Шаһбан баулыларның гимнына әверелгән Сәгыйть Әхмәтҗанов сүзләренә Ганс Сәйфуллин көй язган "Баулы" җыры белән башлап җибәрде. "Төзүчеләр" җырын тамашачылар кушылып җырлап утырдылар.

- Алда яңгыраячак җырны Ганс Сәйфуллин моннан 40 ел элек иҗат иткән, - диде Закир Шаһбан. - Аны халык һәрвакыт яратты. Әлеге җырны бүгенге көндә дә башкаралар. Шунысы кызык, әгәр дә тагын 40 елдан шушы җыр яңгыраса, иманым камил, аны шулай ук яратып тыңлаячаклар. Чөнки "Әнием миләше" дип аталган әлеге җыр үлмәс, онытылмас һәм һәрвакыт актуаль булган җырларның берсе.

Концерт барышында шулай ук Ганс Сәйфуллин җырларын Муса Җәлил исемендәге артистлар да башкарды.

Концертта бер-бер артлы күңелләргә якын моң агылды, аннан һәр тамашачы рухи азык алып, кәнәгать булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев