Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Баулының мактаулы гражданины юбилеен билгеләп үтте

Мохтар Афзалов 90 яшен билгеләп үтте.

Баулы районының мактаулы гражданины, Баулы шәһәр суды ветераны, ТРның атказанган юристы Мохтар Афзалов 90 яшен билгеләп үтте. Ветеранны юбилее белән котлауны да шәһәр суды бинасында оештырдылар.

Афзалов Мохтар Афзалович озак еллар Баулы шәһәр судында судья булып эшләве белән район халкына яхшы таныш. Үзе эшләп лаеклы ялга киткән эш урыны- шәһәр судында Мохтар Афзаловны кул чабып каршы алдылар. Баулы шәһәр суды рәисе Ринат Фәсхетдинов ветеранга котлау сүзләрен җиткерде.

«Илдәге үзгәрешләр һәм авыр чорларда сезгә эшләргә туры килгән. Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз, иң эчкерсез һәм матур теләкләрне җиткерәбез. Иң мөһиме-сәламәт булыгыз», – дип башлады үзенең котлавын Ринат Габдуллович.

Ветеранны шулай ук район башлыгы Ильяс Гозәеров та тәбрик итте. Котлау сүзләре белән Мохтар Афзаловка “Баулы районына -95 ел” медален бүләк итте.

Мохтар Афзалов бүгенге көндә дә Баулы ветераннар Советының актив әгъзасы булып тора. Ветераннар Советы исеменнән аңа котлау сүзләрен Альбина Хәлиуллина җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук шәһәр судында озак еллар Мохтар Афзалов белән бергә эшләгән Мөнәздәһә Гыйльметдинова да юбилярга изге теләкләрен әйтте. Ул бергә эшләгән елларын сагынып та, яратып та кыска гына сөйләп үтте.

Ветеран үзен зурлап, шундый матур очрашу оештырганнары өчен хезмәттәшләренә, райондашларына рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев