Баулы районында яз башлануны бәйрәм иткәннәр
Татар Томбарлысы авыл мәдәният йорты каршында «Нәүрүз» бәйрәме узган.
Нәүрүз "яңа көн" дигәнне аңлата – яңа тормыш башлану һәм кышкы йокыдан соң табигать уяну, яңа өметләр һәм рухи яңарыш. Татар Томбарлысы авылында үткәрелгән бәйрәм дә, бүген табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн, дигән сүзләрдән башланып киткән.
"Чыннан да, кояш ул көнне, болытлар арасыннан чыгып, килгән кунакларның күңелен сөендерде", – дип уртаклашты Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.
Томбарлылар "Нәүрүз"не ел да көтеп ала, быелгы бәйрәмгә дә олы яшьтәге апалар, укучылар сөенә-сөенә килгәннәр. Балалар бәйрәмне яз турында шигырьләр, җырлар белән башлап җибәргәннәр.
Гадәттә, "Нәүрүз" бәйрәмендә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә арасындагы бәхәс тамашасы күрсәтелә. Ә томбарлылар бәйрәменә, Нәүрүзбикәдән тыш, Убырлы карчык та килгән.
"Убырлы карчык, миңа да җылы, кояш, чәчәкләр кирәк дип, Нәүрүзбикәне өенә алып кайтасы килде", – дип сөйләде Айгөл Нәүрүзбаева.
Балалар, Убырлы һәм Нәүрүзбикә командаларына бүленеп, үзара көч сынашканнар. Алар өчен милли уеннар үткәрелгән – йомырка салынган кашык белән йөгерү, чүлмәк вату, ат чабышы уеннарында ярышканнар, яз турында табышмаклар әйтешкәннәр. Нәүрүз командасы җитезрәк булып чыккан. Убырлының Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмаган.
Бәйрәмдә олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачкан. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйланганнар.
"Төрле ярмалар салып пешерелгән ботка ел да тәмле килеп чыга, – ди бәйрәмнең алып баручысы Айгөл Нәүрүзбаева. – Авыл халкы да буш кул белән килмәде. Без үзебез дә күп иттереп коймак пешердек, тәмле үләннәрдән чәй әзерләдек. Алып килгән күчтәнәчләр өчен барысына да рәхмәт".
Алдагы елларда "Нәүрүз" бәйрәменә, өйдән-өйгә йөреп, ярмалар, йомырка җыеп йөргәннәр. Быел исә мәдәният йорты, китапханә, авыл советы хезмәткәрләре азык-төлекне өйләреннән алып килгәннәр. Авыл халкы ботка пешерергә сөтне үзләре дә китереп биргән. Балалар бәйрәмгә килә алмаган олы яшьтәге әбиләренә карга боткасын алып та киткәннәр.
Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев