Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укырга беркайчан да соң түгел

Районыбызның иң өлкән "студентларының" яңа уку елы башланды.

Өченче буын университеты үзенең ишекләрен ачкан көннән соң ике ел вакыт үтте. Әлеге социаль юнәлештәге эш бу дәвердә үзенең кирәклеген һәм мөһимлеген исбатлады, чөнки районыбызың өлкән яшьтәге кешеләренең зур гвардиясе тормышларын төрләндерү, аның сыйфатын күтәрү мөмкинлегенә ия булды.
Университет ректоры А.Сәмигуллина әйтүенчә, узган елны өченче буын университеты факультетларында 180нән артык "студент" укыган. Пенсионерлар арасында бигрәк тә "Сәламәтлек" һәм "Компьютер белеме нигезләре" факультетлары популярлык казанган. Шунысы сөенеч-ле, өлкәннәр һәр яңалыкны хуплап каршы ала, шуңа кайберәүләр берьюлы 2-3 факультетта укый.
Белемнәрен үстерергә теләүче өлкәннәр янә парталар артына утырды - "Сәламәтлек", "Компьютер белеме нигезләре", "Инглиз теле" "Немец теле", "Кул эшләре", "Ислам" факультетлары узган атнада үз эшләрен башлап җибәрде. Соңгысы ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр соравы буенча быел ачылды. Аны ачу тантанасында районыбызның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев