Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Китаплар барысына да җитәр, шәт

Дәреслекләр белән тәэмин итүдә тәртип урнаштыру өчен, республикада дәреслекләрнең электрон фонды төзелә.

Россиядә әлегә бердәнбер электрон дәреслекләр фонды һәрбер мәктәптә күпме һәм нинди дәреслекләр барлыгын күзалларга мөмкинлек бирә. Мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәгенең китапханә фонды методисты Фәридә Шәрифуллина җитәкчелегендәге мәктәп китапханәчеләре, 2005 елдан башлап, электрон фондка дәреслекләр турында тиешле мәгълүматны керткәннәр. Бу эш октябрь аенда, яңа укыту әдәбияты керү туктагач тәмамланачак.
Фәридә Шәрифуллина-ның мәгълүматлары буенча, китап фонды бүгенге көндә 68 меңгә якын данә тәшкил итә. Кайбер фәннәр буенча 27 мең данә укыту әдәбияты артык, әмма шул ук вакытта кайбер фәннәр буенча 5,1 мең данә китап җитми. Мәктәпләр укыту әдәбияты белән 153,7 процентка тәэмин ителгәннәр. Хәзер электрон фонд ярдәмендә артык укыту әдәбиятын яңадан бүлү эше бара, бу кайбер мәктәпләрдә китаплар җитмәү проблемасын хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев