Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Изге уртак максат

Районыбыз татар теле укытучылары даими рәвештә милли мәгариф буенча регионара семинарларда коллегалары белән тәҗрибә уртаклашалар. Күптән түгел кунакчыл Шалты мәктәбе күрше төбәкләрдән килгән һәм шулай ук районыбыз мәгариф хезмәткәрләрен каршы алды.

Әлеге семинарның темасы "Белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасын кулланып иҗади шәхес үстерү" дип билгеләнгән иде. Әлеге чара нәкъ менә горурланырлык тарихка һәм матур традицияләргә ия Шалты мәктәбендә узуы юкка түгелдер. Кыскача уку йортының тарихына тукталып үтик.
1918 елда Яңа Шалты авылында беренче ликбезлар эшли башлый, ә 1922 елда тәүге башлангыч белем сыйныфы ачыла. 1932 елда мәктәп җидееллык, ә 1952 елда унъеллык статусын ала. 90 ел эчендә мәктәпне 2 меңнән артык укучы тәмамлаган. 1970 елда мәктәптә 365 бала укыган булса, 2000нче еллар башында - 60 тирәсе. Бүгенге көндә мәктәптә 31 бала белем ала.
Яңа Шалты мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты М.Хәбибуллин, язучы шагыйрь Г.Гыйззәт, биология фәннәре докторы, профессор Г.Багманов, ветеринария фәннәре кандидаты М.Багауова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Баулынефть" идәрәсе начальнигы Г.Ганиев, башка бик күп җитәкчеләр белем алган.
Бүгенге көндә дә коллектив бергә тупланып, уртак максатка ирешү - укучыларга ныклы белем, күнекмәләр һәм тәрбия бирү, аларның сәләтләрен ачу, үстерү юнәлешендә иҗади эш алып бара.
Башкортстанның Ярмәкәй, Туймазы, Оренбург өлкәсенең Абдулино һәм Матвеевка районнары, Ютазы, Баулы укытучылары Шалты мөгаллимнәре хезмәтенә дәресләр панарамасы барышында бәя бирә алдылар. Педагоглар З.Вәлиева, Э.Латыйпова, Ф.Канипова, Р.Канипов, Р.Хәмзина, Л.Кивамова, Ә.Вахитова коллегалары игътибарына үз хезмәтләре үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук районның тәҗрибәле укытучылары Р.Нәгыймова (Исергәп урта мәктәбе), Л.Шәфыйкова (Баулының 4нче гимназиясе), Ф.Мөкатдисова (6нчы мәктәп) үткәргән мастер-классларда да семинарда катнашучылар үзләре өчен кызыклы һәм гаять файдалы мәгълүмат алдылар.
Туган якка мәхәббәт белән сугарылган эчтәлекле әдәби-музыкаль композициядән соң узган түгәрәк өстәл, бәлкем, семинарның иң әһәмиятле өлеше булгандыр. Хәзерге катлаулы вәзгыятьтә татар телен, мәдәниятен саклап калу, үстерү бурычына бары тик шулай бердәм булып, уңай тәҗрибәне уртаклашып кына ирешеп була дигән фикер яңгырады анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев