Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сандугач кергән күңеленә

Кайда гына чыгыш ясамасын - шәһәребез яки авыллар сәхнәләрендәме, әллә Баулыдан ерактамы, "Чишмә" вокаль ансамбле һәрчак районыбыз өчен горурлык хисе тудыра. 25 мартта билгеләп үтеләчәк Мәдәният хезмәткәре көне алдыннан без коллективның җитәкчесе Татьяна Иванова белән очраштык.

Сихерле тәрәзә

Татьянаның Мәдәният йортының икенче катындагы кечкенә генә кабинетында мин бөтенләй башка җырчыларны - сөйкемле һәм шат күңелле алты-җиде яшьлек кызларны очраттым. Баксаң, берничә ай элек "Чишмә"нең үз спутник-ансамбле - "Чишмә тамчылары" коллективы барлыкка килгән икән. Әллә кайдан күренеп тора, балалар вокал дәресләрен дә, укытучыларын да яраталар. Мөгаллимәнең үз эшенә бирелгәнлеген, аларга карата җылы, әниләрчә мөнәсәбәтен сизми каламы соң бала күңеле!

- Балалар ансамбле оештырырга тәкъдим кергәнче, мин талантлы балалар шулкадәр күптер дип белмәгән идем. Алар барысы да, "Чишмә" кызлары кебек үк, бик сәләтлеләр, - дип сөйли Татьяна.

Үзе әйтүенчә, бу яшьтәге балалар белән эшләү - хезмәтендә өр-яңа юнәлеш. Дөрес, Октябрьский музыка училищесын тәмамлагач, ул берникадәр вакыт балалар бакчасында эшләп алган. Шунысы кызык, тормышы район мәдәнияте белән ул кадәр тыгыз бәйләнмәгән чакта да, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты яныннан узганда күзе һәрвакыт бер тәрәзәгә төшә торган була. Әйтерсең лә ул тәрәзә аны үзенә чакырып тора... Һәм күпмедер вакыттан соң, нәкъ менә шул тәрәзәле бүлмәдә Татьяна үз хезмәтен дәвам итә. Иҗат кешеләренең күңеле аеруча сизгер, күрәсең.

- Мин һөнәри музыкант булып китәрмен дип уйламаган идем, ләкин үземне белгәннән бирле музыкага мөкиббән, - дип уртаклаша Татьяна.

Җыр-моңга табигый мәхәббәт аңа әби-бабаларыннан мирас булып калган. Татьянаның әйтүенчә, әнисе һәм әбисе, сәхнәдә чыгыш ясамасалар да, җырга һәвәс булганнар.

Сере - күңел бирүдә

Ләкин чын сәнгать өчен ноталар, көйне отып ала белү, тавышың булу гына җитми, җырны күңелеңне биреп башкара алу кирәк. Күңел сүзе әңгәмәбез барышында әллә ничә тапкыр кабатланды. Күңелдән чыккан җыр гына башка берәүнең күңеленә барып ирешергә мөмкин. Татьяна өчен бу аеруча мөһим. Хәер, "Чишмә" кайвакыт бер көнлек җырларны да башкарырга мәҗбүр. Ансамбль җитәкчесе буларак, Татьяна киләчәктә җырларның сыйфатына басым ясауны максат итеп куя.

Материалны тулысынча газетаның 22 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев