Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы шагыйренең әдәби кичәсе узды

Кичә үзәк китапханәдә Сәгыйть Әхмәтҗановның әдәби кичәсе узды. Әлеге чара шагыйрьнең 55 яшьлек юбилеена багышланды. Аның иҗатына мөкиббән киткән кешеләр, дуслары, хезмәттәшләре җыелды. Кичә шигърияткә, истәлекләргә, җыр-моңга бай булды.

Сәгыйть Әхмәтҗанов күп кырлы шәхес. Баулылылар аны шагыйрь, баш мөхәррир, режиссёр, актёр, җырчы буларак белә. Аның һөнәрләре саны "җитмештән артык".

Талант иясен олыларга кичәгә Баулы район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова килгән иде.

Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан да кунак булды.

Сәгыйть Әхмәтҗановның дуслары, иҗатташлары чыгыш ясадылар, истәлекләр белән уртаклаштылар.

«Илһам алып туган яктан» дип исемләнгән кичә турында тулырак «Хезмәткә дан» газетында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев