Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Баулы районы авылларында Яңа елны бәйрәм иттеләр

Исергәп авылының мәдәният йортында бал-маскарад оештырылды.

Әлеге кичә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Махсус әлеге бәйрәмгә әзерләнгән яңа биюләр күрсәтелде, яңа җырлар яңгырады.

Алып баручылар Надир һәм Динара оста итеп үткәргән конкурсларда тамашачылар бик теләп катнаштылар. Аларның һәрберсенә сәхнәдән Яңа ел котларга мөмкинлек бирелде. Шулай ук лотерея да уйнатылды.

Ә азакта барлык тамашачыларны фойега чакырдылар, анда теләге булган һәр кеше яңа ел шигырьләрен сөйли, бәйрәм җырларын башкара алды.

Кичәне күңелле дискотека тәмамлады.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев