ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һава торышы начарлануы сәбәпле, шәһәр читенә чыкмаска чакыра
Бүген, 2 февральдә, һава торышы начарлануы сәбәпле, Татарстан ЮХИДИе машина йөртүчеләрдән шәһәр читенә чыкмауларын сорый.
Республика ЮХИДИ хезмәткәрләре көчле кар һәм күз күреме начар булганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип искәртә. Торак пунктлардан читкә чыкмау хәерле. Юлда хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, уйланылмаган маневрлар һәм кискен үзгәртеп корулардан качарга кирәк. Балаларны машинада махсус автокреслоларда йөртергә, ә машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк.
Җәяүлеләргә дә юлларда сак булу киңәш ителә. Юлны бары тик светофорның рөхсәт итү сигналына яки көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга, ә киемдә яктылык кайтаручы элементлар булдырырга кирәк.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп туган очракта ярдәм сорап 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чыганак: "Татар-информ"
Тулырак: http://bugulma-tat.ru/news/news/yukhidi-mashina-yrtchelrne-ava-toryshy-nacharlanganda-shr-chiten-chykmaska-chakyra
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев