Татар Томбарлысында почтальон юк, Миңнеголга күпер кирәк
Район авылларында һәм оешмаларда узган елга йомгак ясау, алда торган елга бурычлар билгеләү һәм халыктан кергән көндәлек проблемалы сорауларны үз эченә алган халык җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы Татар Томбарлысы авылында узды. Җыелыш Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров катнашында булды.
Җыелыш Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗеваның 2025 елда башкарылган эшләр турындагы отчет доклады белән башланды. Томбарлы авыл җирлеге составына Миңнегол һәм Шәмәй авыллары да керә.
– Бүгенге көндә безнең җирлектә 320 йорт бар, шуларның 25е буш һәм караучысыз. Соңгы вакытта буш йортларның бишесенә хуҗа табылды, ихаталарын тәртипкә китерәләр. Авылда 648 кеше яши. Миңнегол авылында 31 йорт, Шәмәйдә – 56. – дип сөйләде җирлек башлыгы. – Томбарлыда 2025 елда 11 кеше үлгән, бер бала туган. Мәктәптә 38 укучы белем ала, балалар бакчасына 11 бала йөри.
Айгөл Минәҗеваның хисап чыгышыннан күренгәнчә, авылда барлыгы 253 баш мөгезле эре терлек, 22 баш савым сыеры, 50 сарык-кәҗә, 500 тирәсе кош-корт бар.
Җирлек башлыгы авыл хуҗалыгы, шәхси хуҗалыкларга бирелә торган дәүләт программалары, субсидияләр хакында да тәфсилләп сөйләде.
– Томбарлы авылында имин булмаган гаиләләр дә бар. Алар бишәү, – дип сөйләде Айгөл Минәҗева. – Әлеге гаиләләр белән һәрдаим эш алып барыла, комиссия утырышлары уздырыла, анда тәрбияләнүче балаларның тормыш шартларын тикшереп торабыз. Әлеге гаиләләрнең барысында да янгыннарны кисәтүче автомат хәбәр итү җайланмалары бар, инструктажлар үткәрелеп тора.
Бөтен авылларга хас проблемалар Томбарлыны да читләп үтми. Бүгенге көндә авылда почтада эшләр өчен кеше юк. Бу хакта авыл халкы да иң беренче итеп сорау күтәрде.
– Авылда почта эшләми, шулай булса да газета-журналлар һәм пенсияләрне китереп торырга тырышалар, – ди җирлек башлыгы. – Почта эшенең тотрыклы булмавы сәбәпле, газета-журналларга язылучылар саны бермә-бер кимеде. Вакытында түләү кәгазьләре таратылмау аркасында, халыкта бурыч барлыкка килә.
Сорауларга Баулының почта бүлеге җитәкчесе Роза Нигъмәтуллина җавап бирде.
Җыелышның бер өлеше махсус хәрби операциягә багышланды. Бүгенге көндә Татар Томбарлысы авылыннан алты ир-ат алгы сызыкта. Авыл халкы гуманитар ярдәм җыюда актив булуы, хәрбиләрнең гаиләләренә, туганнарына тиешле игътибар һәм ярдәм булуы ассызыкланды.
Хуҗасыз этләр, булганнарын чиплаштыру һәм дәүләт теркәве уздыру, аннан баш тарткан эт хуҗаларына штрафлар хакында да сүз булды.
Өмәләр, үзара салым хакында да мәгълүмат бирелде. Авыл мәчетен төзекләндерү, авыл китапханәсе, ФАП эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Миңнегол авылында яшәүче Розалия Инсапова авыл халкын борчыган сорауларны күтәрде. Биредә берничә электр баганасын алыштыру, газүткәргеч торбалар тирәсендә җәй көннәрендә үскән үләннәрне чабып торуның мөһимлеген ассызыклап әйтте. Авыл халкын иң борчыганы – иске күпер. Аны кичекмәстән төзекләндерергә кирәк. Алдагы ике сорауга шул оешмалардан килгән вәкилләр җавап бирде. Ә күпер мәсьәләсен хәл итүне район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров үз контроленә алды.
2025 елда Томбарлы җирлегенең “Иң төзек авыл җирлеге” номинациясендә 356 мең сумлык грантка ия булу да җитәкчеләрнең һәм халыкның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ул акчаларга Сабан туе мәйданына ут үткәрелгән һәм ике яңа шатер (корылма) алынган. Шулай ук грант ярдәме белән авыл җирлеге яңа тракторлы булган, техника авылны чиста һәм төзек итеп тотуда зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев