Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Татар Кандызы юбилярын хастаханәгә барып тәбрик иттеләр

Татар Кандызы авылында туып-үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер итүче Саимә Сәмыйкова 90 яшен билгеләп үтте. Кызганычка каршы, ветеран үзенең юбилеен өендә каршылый алмады. Ул хастаханәдә дәвалана.

Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин бүген, Баулы үзәк хастаханәсенә барып, Саимә Сәмыйкованы юбилее белән тәбрик итте. Аңа ил башлыгының котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Саимә апа гомере буе тырыш булды, – дип, юбилярга котлау сүзләрен җиткерде Мәхмүт Насыйбуллин. – Ул озак еллар авылыбызда штукатур-маляр һөнәре буенча эшләде. Көчле рухлы, нык холыклы булуы белән яшьләргә үрнәк ул. Бүгенге көндә аның сәламәтләнеп өенә кайтуын телибез.

Саимә апа мондый гадәти булмаган котлауны көтмәгән иде. Изге теләкләргә, котлау сүзләренә күңеле тулып, изге теләкләрен үзе дә җиткерде.

– Авыр эшләрдән курыкмадым, – ди юбиляр. – Шөкер, бүгенге көнем матур. Балаларымның, оныкларымның кадер-хөрмәтен күреп яшим.

– Бүгенге көндә әниебез исән-сау булуы белән без бәхетле, – ди кызы Сәгыйдә Мансурова. –Үземнең дә балаларым, оныкларым бар. Ничә яшьтә булсак та, әни кирәк. Яши-яши дә әнинең никадәр кадерле икәнен аңлыйсың. Без аңа озын гомер һәм сәламәтлек телибез.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев