Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Кызылъяр җыенында сорау бирүче булмады

Кызылъяр авылында, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашында, халык җыены узды. Җирлек башлыгы Эльвира Сафина узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты, проблемаларга тукталды һәм авыл тормышында аеруча актив катнашкан кешеләрне бүләкләде.

Кызылъярда быелгы җыенга килүчеләр, башка еллар белән чагыштырганда, аз иде.

Иң элек, авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина 2022 елгы эшчәнлек буенча хисап тотты. Аның докладыннан күренгәнчә, былтыр юл фонды программасы буенча, Тукай  урамының 1500 метрына вак таш җәелгән. Юл челтәре программасы буенча, Гагарин урамына асфальт салынган.

Кызылъяр авыл җирлеге төзекләндерү эшләре өчен бер миллион ярым сум күләмендә грант откан булган, аның финанслары Тынычлык урамын өлешчә асфальтлауга тотылган. Быел бу урамга асфальт җәю дәвам иттереләчәк.

Яшьләр һәм Ленин урамнарына газ кертү мәсьәләсендә алга китеш булган: проект эшләре төгәлләнгән. Тик кайбер кешеләрнең бу уңайдан проблемалары килеп чыккан: кадастр эшендә хаталар ачыкланган.

Былтыр Кызылъярда үзара салым 300 сум тәшкил иткән, җыем 35 процент кына булган. Нәтиҗәдә барлыгы 121 мең сум җыелган (968 кешедән 290 мең тиеш булган), республика бюджетыннан 484 мең сум өстәп бирелгән. Бу акчалар авыл зираты агачлардан чистартуга (73 мең), юлларны кардан арындыруга һәм су үткәргеч торбаларны кардан чистартуга (240 мең), грейдер белән юлны тигезләүгә (47 мең), су үткәргеч торбага техник хезмәт күрсәтүгә (53 мең), урамнарны яктырту лампалары сатып алу, кую һәм ремонтлауга (60 мең), зиратларны төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтүгә (20 мең) тотылган. Быел да авыл халкыннан үзара салым буенча 300әр сум җыю планлаштырыла.

Район башлыгы урынбасары Кызылъяр җирлегенә керүче Уба һәм Иске Чүте авылларын үрнәк итеп күрсәтте. Ул торак пунктларда яшәүчеләр үзара салым буенча 1000әр сум җыйганнар һәм җыю 100 процент тәшкил иткән. Димәк республика бюджетыннан бирелгән өстәмә акча да шактый булган.

Былтыр авыл мәчете, Татарстан Диния нәзарәте игълан иткән “Изге әманәт” бәйгесендә җиңеп, 120 мең сумлык сертификатка ия булган. Ул акчага мәчеткә янкорма төзелгән. Авыл тормышына битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, елга ике тапкыр зиратларда өмәләр үткәрелә.

Яшьләр урамында яшәүчеләр, Баулы яшелләндерү һәм төзекләндерү идарәсе белән берлектә, 110 төп чыршы үсентесе утыртканнар.

Су линиясенә тулысынча тикшерү үткәрелгән, проект ясалган. Быел яңа өстәмә коптаж кую, су торбасын күтәрү, эшләү планга кертелгән. Эльвира Сафина сүзләренә караганда, күп кенә кешеләр су өчен түләүдән баш тарта икән. Быел җирлек авылларын су белән тәэмин итүче үзәк су линиясен төзекләндерүгә “Водоканал” предприятиесе белән килешү төзеләчәк.

Җирлек башлыгы авыл халкыннан кергән мөрәҗәгатьләр турында да сөйләде. Аларның күпчелеге хуҗасыз этләргә кагылышлы. Сукбай этләр авыл халкына, аеруча балаларга куркыныч тудыра.

“Аучылык җәмгыяте тарафыннан этләрне аулау оештырылса да, ул кирәкле нәтиҗәне бирми, – дип сөйләде Эльвира Сафина. – Чөнки ауланган этләрне алып китәләр, стерильләштерәләр, дәвалыйлар һәм, бирка куеп, кире китереп куялар”.

Җирлек башлыгы, авыл халкына мөрәҗәгать итеп, этләрне бәйдә тотарга, стерильләштерергә чакырды. Җыенда авыл имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, төрле хезмәтләр вәкилләре һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да чыгыш ясады. Ахырда җитәкчелеккә сорау бирергә тәкъдим ителде. Кызганычка каршы, залдан сорау бирүче булмады.

Җыен авыл тормышында аеруча актив катнашкан кешеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Җыелыштан соң, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин авыл клубында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендә эшләүче “Асылташ” бию төркеменә йөрүчеләр белән аралашты.

Җыен тәмамлангач, “Баулы-информ” хәбәрчесе авыл халкыннан көнүзәк проблемалары турында сорашты.

Җирлек башлыгы Эльвира Сафина җыенда күтәргән проблемалар һәм авыл халкын борчый торган мәсьәләләр хакында Баулы районы газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ