Изге Рамазанга аяк басабыз
Мөселманнар көтеп алган изге ай – Рамазан ае – башлана. Шул уңайдан Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Рамазан аеның өстенлекләре һәм изге айда башкарылырга тиешле гамәлләр хакында сөйләде.
– Рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакыты быел кайсы көннәргә туры килә?
– 2022 елда ураза 2 апрельдә башланып китә, ягъни ул көнне без уразага кергән булабыз. Беренче тәравих мәчетләребездә беренче апрель көнендә ястү намазыннан соң укыла, ә соңгы тәравих – утызынчы апрельдә. Уразаның соңгы көне 1 майга туры килә. 2 майда Ураза гаете була. Рамазан ае динебезнең биш фарыз баганасының берсе булып тора. Балигълык яшенә ирешкән һәр сау-сәламәт кеше моны үтәргә тиеш.
– Безнең республикада кояш чыгу һәм бату вакытлары төрле районнарда төрлечә. Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар) вакытларын ничек билгелибез?
– Баулы белән Казанны гына чагыштырып карасак та, кояш чыгу һәм бату вакытларында 15-20 минутлык аерма бар. Вакытларны белү авырлык китермәсен өчен, без һәр елны мәчетләребездә кояш чыгу, сәхәр ашау, аны тәмамлау, намаз вакытлары һәм авыз ачу сәгатьләре төгәл билгеләнгән календарьләр таратабыз. Вакытларны төгәл белеп, соңга калмыйча үтәп бару хәерле. Чөнки сәхәр тәмамлангач та, син әле ашап утырсаң яки ашауны тәмамлый алмасаң, уразаң дөрес булмый. Көн болытлы булганда да, үзлектән генә карап, төгәл вакытны билгеләү авыр.
– Тагын нинди гамәлләр уразаны боза? Ураза тоту кемнәргә тыелган?
– Коръән белән караганда, уразаны бозучы төп гамәлләр булып, ашау-эчү һәм җенси мөнәсәбәткә керү санала. Аннан башка да тыелган һәм тыелып торырга кирәкле гамәлләр шактый. Рамазан аенда безгә кирәкмәгән сүзләр сөйләүдән дә тыелырга кирәк. Хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең дә шундый бер хәдисе бар: берәр кеше килеп, синең белән ачуланыша башласа, син дәшмә. Әгәр дә ул дәвам итә икән, син ул кешегә уразадамын, дип әйт. Ягъни, аның әйткән начар сүзләренә каршы, син начар сүзләр кайтарма, ди. Шуңа күрә ураза вакытында, ашау-эчү ягын гына түгел, ә әхлак ягын да карарга кирәк. Пәйгамбәрләребез әйтүенчә, булыр ди шундый кешеләр, ай дәвамында уразасын тотар, әмма начар гамәлләр эшләп, ай буе ач йөргән кебек кенә булырлар. Уразаның төп максаты – үзеңне кулга алу, тәрбияләү, әдәп-әхлагыңны төзәтү, кешеләргә булган мөнәсәбәтләреңне яхшырту, үзеңнең тискәре якларыңны танып, шул сыйфатлар белән көрәшү.
– Намаз укымыйча ураза тоту дөресме?
– Соңгы елларда бик күп яшьләрнең уразага керүен күрәбез. Алдарак телгә алып киткәнчә, динебездә биш фарыз гамәл бар: иман китерү, намаз уку, зәкят, Рамазан аенда ураза тоту һәм хаҗ кылу. Шунлыктан, кеше бүген ураза тота икән, бик яхшы. Димәк ул дин юлында беренче адымын ясаган, аны тыярга кирәкми.
– Соңгы елларда шундый күренеш бар: ураза тотмаган кешеләр ифтар мәҗлесенә җыела. Андый кешеләр ифтарда булырга тиешме?
– Ифтар мәҗлесенең төп максаты — авыз ачтыру. Бу очракта бу кеше ифтар мәҗлесеннән үтми, ягъни аңа авыз ачу савабы ирешми. Әмма аны, гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен, мәҗлескә чакырырга була. Тагын шунысы бар: ифтар мәҗлесен оештыручы кешеләр була. Алар туганнарын, якыннарын мәҗлескә җыя икән, әйткәнемчә, зыян түгел. Шушы мәҗлескә ураза тотмаган кешеләр килгәч, алар үзләре кебек үк кешеләрнең, хәтта яшьрәк кешеләрнең ураза тотканын күрә. Бәлки ул үзе дә киләчәктә иманга шул юл аша килер.
– Быелгы зәкят, фитыр сәдакасы күләме, бирү тәртипләре ничек? Аны кайчан бирү хәерле?
– Зәкят түләү өчен нисаб 620 мең сум (алтын буенча) тәшкил итә. Ягъни 620 мең сум һәм аннан күбрәк акчасы булган кешегә елга бер тапкыр зәкят садакасы бирергә тәкъдим ителә. Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб – 58 000 сум (көмеш буенча). Ягъни 58 000 сум акчасы булган кеше үзе һәм гаиләсе исеменнән фитыр сәдакасы бирергә тиеш, аның иң аз күләме – 150 сум. Ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга (620 мең сум акчасы булган кешегә) үзе һәм гаилә әгъзалары өчен фитыр сәдакасы күләме – 800әр сум. Моннан тыш, сәламәтлеге буенча ураза тота алмаучылар өчен фидия күләме дә билгеләнгән, ул ураза тотылмый калган һәр көн өчен 300 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев