Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Глеб Алексеев: “Вакциналаштыру – пандемия чылбырын өзүнең бердәнбер ысулы”

Бөтен дөньяда коронавирустан массакүләм вакциналаштыру башланды. Вакциналар турында төрле сүзләр ишетергә туры килә. Аның файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев белән шул темага сөйләштек.

– Глеб Викторович, Баулыга кайтарылган вакцина турында сөйләгез әле.

– Безнең хастаханәгә коронавирустан ике компонентлы “Спутник V” вакцинасы кайтты. Ягъни прививканы ике тапкыр ясатырга кирәк. Вакцина компонентлары, өч атна вакыт аралыгы белән, ике этапта кертелә. Иммунитет якынча 40 көн узгач формалаша.

– Ничек яхшырак – коронавирус инфекциясе белән авырып алумы, әллә вакцина ясатумы?

– Минемчә, һичшиксез, икенчесе яхшырак. Без төркем иммунитеты формалаштырырга тиешбез. Шул чагында гына пандемия чылбырын өзәргә мөмкин. Барыбызга да билгеле, 2020 ел бик авыр булды. Бездә пневмония белән авыруның 1200 очрагы теркәлде. Бу авыруның нинди нәтиҗәләргә китерүе билгесез. Кайбер кешеләрдә ул бик авыр формада уза. Кызганычка каршы, үлем очраклары да булды. Шуңа күрә без бар кешегә прививка ясатырга киңәш итәбез. Авырган кешедә, билгеле, иммунитет формалаша, тик күпмегә кадәр икәнен беркем дә белми. Авырып терелгән пациентлардан антитәнчеккә анализ алабыз, күбесендә антитәнчек булмавы ачыклана.

– Вакциналаштыру процессы ничек уза, аны ясатыр алдыннан нинди дә булса анализ тапшырырга кирәкме? Чөнки, билгеле булганча, кайбер кешегә ул килешмәскә мөмкин.

– Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәк бар кешегә ясатырга ярый. Йөкле хатын-кызларга, хроник авырулары кискенләшкән кешеләргә, аллергияле һәм аутоиммун авырулы кешеләргә ясалмый.

– Онкология авырулы кешеләргә прививка ясаламы?

– Һәр очракны аерым карарга кирәк. Онкология белән авыручыларның кайберләре – гормональ терапиядә, кайберләре – цитостатикада. Мондый очракларда пациентның иммунитеты төшкән була.

– Кеше авырып китсә, нишләргә киңәш итәсез?

– Тиз арада табиб чакырырга кирәк, үзбелдегең белән дәваланырга ярамый. Кискен респиратор инфекция булганда, температура һәм сатурацияне үлчибез, кирәк булса, пациентны рентген тикшерүенә җибәрәбез, бушлай даруга рецептлар язабыз.

 – Коронавирус һәм пневмония белән авыручы бар кешегә дә бушлай дарулар биреләме? Әллә инде сүз амбулатор дәвалануда булган кешеләр турында гына барамы?

– Дарулар коронавирус инфекциясенә шик туганда яки пневмония белән авырганда бирелә. Рецептларда препаратлар спектры зур: гормональ препаратлар, антибиотиклар, шулай ук канны сыегайта торган дарулар.

Сез үзегез прививка ясатасызмы?

– Һичшиксез. Вакцинаның зур партиясе кайту көтелә, беренче партиядә кайткан 140 доза, бәйрәм көннәре булса да, өч атна эчендә ясалып бетте. Хәзерге вакытта без көтү кәгазьләрен әзерлибез. Партия кайтуга, эшне башлаячакбыз.

Прививка ясаткан кешеләрнең хәле турында мониторинг ясаламы? Алар үзләрен ничек хис итә?

– Вакцина ясаткан кешеләрнең барысы да үзләрен яхшы хис итә, вакцинадан соң өзлегүләр булмады, андый бер генә очрак та теркәлмәде. Прививкадан соң реакция булырга мөмкин, мәсәлән, тән температурасы кыска вакытка гына күтәрелү ихтималы бар, чөнки вакцина кеше аденовирусы нигезендә ясалган. Шуны кисәтәсем килә: пациент 40 көн дәвамында битлек режимын үтәргә, сакланырга тиеш. Иммунитет 40 көннән соң гына формалаша, бу вакыт эчендә авыру куркынычы бар. Кеше беренче прививкасын ясатканнан соң авырып китсә, икенчесе ясалмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев