Фонарьлар яктырак яна башлады
Җиңү һәм Хезмәт даны паркында яктырткычларны кабат үз урыннарына куя башладылар.
Исегезгә төшерәбез: ноябрь башында Җиңү һәм Хезмәт даны паркында урнаштырылган 21 яктырткыч кире алынган иде. Баулы районы инстаграмында хәбәр ителгәнчә, аларда, җитештерүче завод гаебе белән, төзексезлек ачыкланган. Бу атна башында фонарьларның бер өлешен Баулыга кайтарганнар һәм үз урыннарына куя башлаганнар. Аларны урнаштыручы “Баулы-Горсервис” предприятиесеннән шул хакта белештек.
Предприятие директоры урынбасары Марсель Ибраһимов “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, әлеге фонарьларда буяу белән бәйле җитешсезлек булган.
– Әлеге яктырткычларны урнаштырганнан соң, аларны заказчы вәкиле карады, аңа фонарь баганасының буялу сыйфаты ошамады, – дип сөйләде безгә Марсель Ибраһимов. – Шуңа күрә фонарьларны җитештерүчегә кире кайтарырга булдык. Бер айлап вакыт узды, кабат буяп, аларны кире Баулыга кайтардылар.
Паркта йөрергә яратучы баулыларның күбесе әлеге яктырткычлар баганаларының үзенчәлекле формада булуына һәм яктырак януына игътибар итми калмагандыр, мөгаен. Безнең шәһәрдә андый фонарьлар юк иде әле. Паркта яктырткычларны карап йөргәндә, Марат Фәрхетдиновны очраттык. Каядыр ашыкса да, безнең белән аралашып алырга вакыт тапты. Ул реконструкциядән соң паркның үзгәрүен әйтте.
– Бу кызгылт сары баганаларның фонарь икәнен аңламаган идем әле. Көндез аңлап булмый бит. Караңгыда янган килеш күрсәм, яктырткыч икәнен аңлар идем, билгеле, – диде ир-ат. – Ә болай матур, үзенчәлекле.
Марсель Ибраһимов сүзләренә караганда, калган фонарьларны җомга көнне кайтарырга тиешләр. Аларны урнаштыру срогы һава торышына бәйле. Көннәр яхшы торса, көчле салкыннар булмаса, бөтен яктырткычлар да тиз арада куелачак.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев