Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының 4нче санлы гимназиясе үзенең укучыларын бәйрәм линейкасына җыйды

Бүген бөтен ил буйлап белем көне билгеләп үтелә. Быел 4нче санлы гимназия бусагасын бары биш укучы тәүге тапкыр атлап, беренче сыйныфка килде.

Гимназия укучыларын шушы көннәрдә генә директор вазыйфасына күчкән Эльвира Әхмәтҗанова сәламләде. Ул укучыларга уңышлар, яңа үрләр теләде. Укучыларны һәм бәйрәм линейкасына килгән ата-аналарны, кунакларны Баулы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та котлады.

 – Бүген матур бәйрәм – ул барыбыз өчен дә дулкынландыргыч. Бүген бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен җаваплы көн, – диде ул. – Укучыларга уңышлар, әти-әниләргә сабырлык телим.

Бәйрәм линейкасы моңлы җырлар, беренче сыйныф укучыларының чыгышы белән бизәлде.

Шуны да әйтергә кирәк, бәйрәм чарасы гимн тыңлау белән башланды.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев