Баулыларга киңәш. Сыер салкында бозауласа, нишләргә?
Кышның салкын көннәре кешеләргә генә түгел мал-туар, терлекләр өчен дә сынау. Шәхси хуҗалыгында маллар асрап яшәүчеләрнең бу чорда бозау алу вакыты да. Сыер чатнама салкыннарда бозауласа, нишләргә, нинди тәрбия чаралары күрергә? Бу хакта ветеринар табиблар киңәше.
Мал-туар асрау ничек кенә авыр булмасын, авыл җирендә үз шәхси йортлары белән яшәүчеләр арасында савым сыеры тотучылар байтак әле. Савым сыерын асрау гына түгел, аерым тәрбия бирсәң генә, аннан мул һәм яхшы сыйфатлы сөт алырга мөмкин.
– Беренче чиратта савым сыерларын дөрес тукландыру мөһим. Буаз вакытта һәм бозаулагач та аларны тәртип белән ашату зарур, – дип аңлатып үтте Новозареченк ветеринар пунктында эшләүче Татарстанның атказанган ветеринар табибы Илфат Ибраев. – Сыерның беренче генә бозаулавы булмаган очракта, бозауларга кала, ике ай тирәсе алданрак савымнан туктатырга кирәк. Бозаулар алдыннан күбрәк клетчаткалы, ягъни соң чабылган картайганрак чабылган үләннән печән, кукуруз силосы, салам бирергә. Сыер бозаулагач та, берничә көн дәвамында ветеринар табиб күзәтүе астында булса яхшы. Савым сыеры бозаулаганнан соң, аның рационын протеин белән баетырга кирәк. Моның өчен яхшы сыйфатлы печән, вакланган салам, 10-13 килограммга кадәр кукуруз силосы, комбикорм, сенаж бирергә була. Малны ашату начар булса, сөтне дә мул алып булмый. Бигрәк тә кышкы салкыннар булганда малларга җитәрлек күләмдә азык бирергә кирәк. Суны да җылытып бирү яхшырак.
Ветеринар табиб сүзләренчә, бозау туу белән, беренче сәгатьләрендә үк аңа дүрт литрга кадәр җылы угызлы сөт эчерергә кирәк. Шулай булганда гына бозау нык булып үсеп китә.
Ә сыерның бозаулавы салкын чорга туры килә икән, җылырак урынга кертергә кирәк. Малның астына калын итеп печән яки салам түшәргә. Яңа туган бозауны киптерергә кирәк. Мал торагында үтәли җил булмавы да шарт.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев