Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар Иске Яңа елны каршы алды

Ел саен Иске Яңа елда Кызылъяр авылында шундый традиция: мәдәният хезмәткәрләре ачык һавада өлкәннәр өчен «Күңелле стартлар» үткәрә.

Авыл халкының ялын күңеллерәк итү йөзеннән, Кызылъяр мәдәният хезмәткәрләре саф һавада уеннарны быел да оештырды. Урамда һава температурасы 30 градуска якын булуга карамастан, кызылъярлар мәдәният йорты каршына җыелдылар. "Суыклар" һәм "Аждаһалар" командаларына бүленеп, берсеннән-берсе кызыклы уеннарда катнаштылар. Зәмһәрир салкында 8 төрле уен үткәрелде. Катнашучылар итек ыргыту, капчык киеп йөгерү, тоннель аша үтү, бер чаңгыда өчәүләп шуу, бау тартышу, итек белән капкага гол кертү һәм башка уеннарны уйнап җылындылар. Ярышлар күңелле рухта узды. Бу уеннарның күбесе Сабан туенда үткәрелсә дә, аларда кыш көне катнашу күңеллерәк икән.

Ярышкач, җиңүчесе дә булырга тиеш: очколар саны буенча "Аждаһалар" командасы алга чыкты.

"Шулхәтле күңелле булды. Яшьләр дә, олылар да бар арабызда. Көн салкын торса да, дус булып катнаштык, бер дулкында булдык. Тизлектә, җитезлектә ярыштык. Безнең команда җиңде диярлек", – диләр "Суыклар" командасы вәкилләре.

Җиңелсәләр дә, кәефләре бер дә төшмәде аларның. Чөнки көндәшләре дә үзләренеке бит – авылдашлары. Төп приз эләкмәсә дә, бүләгеннән бигрәк, мәзәге кыйммәт. Иң мөһиме, саф һавада күңел ачып, кәефләр күтәрелде.

"Көн нык салкын булса да, уеннарга чыктык. Безнең Кызылъярда бөтен бәйрәмнәрне дә, җиренә җиткереп, матур итеп үткәрәләр. Бездә бик күңелле.
Авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт", – дип, тәэсирләре белән уртаклашты җиңгән команда вәкиле Гөлназ Хаҗиәхмәтова.

Бәйрәм мәдәният йортында дискотека белән дәвам итте.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Зилә Гамирова, Кәрим Дәүләтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев