Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар борынгы Чистайда “булдылар”

Баулының Туган як музеенда “Борынгы Чистай. Яңарыш” дип исемләнгән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Экспозициядә Россия күләмендә иҗат итүче рәссамнарның Чистай шәһәрендә узган пленэр вакытында ясаган картиналары тәкъдим ителә. Күргәзмәнең төп максаты – борынгы шәһәрнең тарихын һәм архитектур йөзен саклау.

Баулының сәнгать  мәктәбендә скрипка классында Айгөл Вәлиуллина җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь музыкантлар чыгышы музейда оештырылган күргәзмә ачылышын тагын да тантаналырак итте. Һәр килгән кеше сәнгать дөньясына чумды.

– Узган ел май аенда без – Россия төбәкләреннән җыелган иллегә якын рәссам – Чистайда ике атна дәвамында иҗат эше алып бардык, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Татарстанның халык рәссамы, рәссамнар берлеге әгъзасы, пленэрны оештыручы Мөдәррис Минһаҗев. – Бу проект Россия президенты гранты, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды. Күргәзмә берьюлы, бер үк вакытта берничә шәһәрдә эшли. Бүген Баулыда илледән артык иҗат эше белән танышырга мөмкин. Һәрбер картина  – тарихның бер өлеше.

Күргәзмәне ачу тантанасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова да катнашты. Ул күргәзмәнең уникаль булуын әйтеп, рәссамнарга рәхмәтен җиткерде.

Баулылы Диләрә Романова күргәзмәгә улы Максим һәм кызы Камилә белән килгән.

– Рәссамнарның эшләре, һәр картина соклану уята, – ди Диләрә Романова. – Бүгенге күргәзмәгә бик теләп килдек. Балаларның каникуллары, иркенләп карап йөрү мөмкинлеге бар. Кызым Камилә дә ике ел инде сәнгать мәктәбенә йөри. Биредә ул үзенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат ала.

– Соклангыч! Мондый эчтәлектәге күргәзмәләр еш булмый. Һәр рәссамның эшен озаклап, җентекләп карап торырга мөмкин, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты сәнгать мәктәбендә эшләүче Айназ Дәүләтова. – Рәсем сәнгате белән кызыксынучы балалар өчен бик кызыклы, кирәкле күргәзмә. Хәтта рәссамнарның үзләре белән бер залда йөреп, аралашып, картиналар, аларны ясау осталыгы хакында да сорашу мөмкинлеге бар.

Баулылар күргәзмәне бер ай дәвамында күрә алачак.

Күргәзмә ачылышына килгән рәссамнарның фикерләре, баулыларның хис-кичерешләре хакында тулырак итеп Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында 31 мартта 19 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев