Баулы районы икътисады нефтькә бәйле
Татарстанның Икътисад министрлыгы республика районнары һәм шәһәрләре социаль-иктисади үсеше рейтингын төзегән. Сигез ай нәтиҗәләре буенча Баулы районы бер баскычка аска төшкән һәм Татарстанның 45 муниципаль берәмлеге арасында 22нче урынны били.
Уртача хезмәт хакын минималь куллану бюджетына бүлсәң, тормыш дәрәҗәсе коэффициенты килеп чыга. Баулы районында ул - 2,36 һәм республикадагы уртача күрсәткечтән (2,14) һәм күрше районнардагы күрсәткечтән югарырак. Искәрмә - Лениногорск (2,43) һәм Әлмәт (2,76) районнары. Бу күрсәткеч бары Түбән Кама, Югары Ослан һәм Яңа Чишмә районнарында гына югарырак.
Татарстанда иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Баулыда (икътисади актив халыкның 1,21 проценты, ә республикада - 0,71 проценты). Бу юнәлештә безне бары Саба районы гына узып киткән.
Бездә җан башына өстәмә кыйммәт күрсәткече яхшы - 254,5 мең сум (ресупблика буенча - 120 мең сум). Бюджет акчаларын искә алмыйча җан башына төп капиталга инвестицияләр күрсәткече дә республиканыкына (54 мең) караганда югары - 78 мең сум. Шул ук вакытта Баулы нефтенең 70 еллыгы уңаеннан төзелеш һәм ремонтка нефтьчеләр байтак акча бирде һәм бу күрсәткечне яхшырткан. Җан башына исәпләгәндә җыелган салым күләме буенча да Баулы районы күрсәткече республикадагы уртача күрсәткечтән артып китә.
Ә менә торак буенча без Татарстандагы уртача күрсәткечтән ике тапкырга артта барабыз. Икътисади эшчәнлекнең чиста төрләре буенча үзебездә җитешетерелгән товарларны сату буенча да республика күрсәткеченнән өч тапкырга диярлек артта калганбыз. Әмма бу күрсәткеч бездә Бөгелмә һәм Ютазы районнарындагыдан югарырак.
Ютазылылар безне беренче яртыеллыкта бер хезмәткәргә авыл хуҗалыгы тулай продукциясе буенча узып киткәннәр. Аларда - 606,9 мең сум, бездә - 406 мең сум. Татарстан буенча - 550 мең сум.
Бездә эшмәкәрлек активлыгының сизелерлек артмавы да күзәтелә, ә район икътисады нефть сәнәгатенә бик нык бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев