Баулыда яшәүче Сәетовлар: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”
Бар гомерләрен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Гасимә Әхмәди кызы белән Мәгъсүм Нурзаһит улы Сәетовларның гаилә коруына быелның августында 58 ел тула. Алар – бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап гомер итүче пар.
Бәйрәкә
Гасимә Әхмәди кызы 1938 елның беренче гыйнварында дөньяга килә. Бәйрәкә хастаханәсенең бала тудыру бүлеге акушеркасы, аны кулына алу белән: “Врач туды”, – дип өч тапкыр кабатлый да сабыйны әнисенең күкрәгенә сала. Аның сүзләре фәрештәнең амин дигән чагына туры килә: тормыш авырлыкларына карамастан, кыз Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Булачак тормыш иптәше Мәгъсүм Сәетов белән дә шунда таныша ул.
Егет 1936 елның 20 июнендә Татар Димскәе авылында туа, Гасимә Әхмәди кызы кебек үк, язмышын медицина өлкәсе белән бәйли.
– 1963 елда, диплом алгач, юллама буенча Бәләбәй шәһәренә эшкә килдем, – дип искә ала Гасимә Әхмәди кызы. – Биредә баш стоматолог, казна-бит хирургы булып эшләдем. Ниятем фән өлкәсендә эшләү, дәвалау нәтиҗә бирмәгән тешләрне алып дәвалап, кире урынына утырту һәм башкалар иде.
Бу ысулны ул киләчәктә ике кешегә куллана – Бәйрәкәдә. 1967 елны аның тормыш юлын икенче якка борган вакыйга була: яшьлек дусты, Бәйрәкә участок хастаханәсе баш табибы Мәгъсүм Сәетов белән гаилә кора. Алар икесе җиде авылга хезмәт күрсәтә торган участок хастаханәсендә хирург, терапевт, акушер-гинеколог, педиатр, стоматолог һәм башка белгечләр буларак кабул итәләр, республика клиникаларында гына ясала торган катлаулы операцияләр ясыйлар.
– Бер очрак аеруча истә калган. Отпускыга чыгуымның беренче көнендә эшкә чакырып алдылар, – дип искә ала Гасимә Әхмәдиевна. – Бер ир эшендә җәрәхәт алган: битендәге тиреләре мускуллары белән борын өстеннән үк, китап бите шикелле, уң яктан сул якка әйләнеп төшкән, күзләре генә күренә. Карарга куркыныч, кан ага.
Җитез табиб авыруны тиз генә операция бүлмәсенә алып кереп китә һәм, бит тиреләрен җыя-җыя, өлкән шәфкать туташы Резедә Нәзировна белән операция ясый, ат кылы белән тегә.
– Ат кылын мин Бәләбәйдән үзем белән алып килгән идем, ул җөй калдырмый. Әлеге ир-атның битендәге җәрәхәте дә бернинди җөй калдырмыйча төзәлде, – ди Гасимә Сәетова.
Сәетовлар эшләгән чорда Бәйрәкә хастаханәсе республика күләмендә беренче урынга чыга. Мәгъсүм Нурзаһит улы хастаханәнең материал базасын ныгытуга, эш шартларын яхшыртуга бар тырышлыгын куя. Өстәвенә алты авылга хезмәт күрсәтәсе дә бар. Машина юлы булмаганда, авырулар янына ат белән дә, трактор белән дә барырга туры килә.
– Үз вакытыбыз белән хисаплашмыйча, көне-төне эшләдек, – дип искә ала Мәгъсүм Нурзаһит улы. – Төнлә чакырганда тиз генә чыгып китәргә җайлы булсын дип, аяк киемнәрен кичтән үк җайлап куя идек. Төнлә чакыру булганда, мин стационарга кереп китәм, озак торсам, авыр чирлене китергәннәрдер дип, Гасимә Әхмәдиевна килеп җитә.
– Өйгә без ашарга гына кереп чыга идек, без торган йорт хастаханә территориясендә дип әйтсәк тә була. Ашарга минем әни әзерли, без өй эше турында уйламадык, – ди Гасимә Сәетова.
Кечкенә дә төш кенә дигән әйтем нәкъ менә Гасимә Әхмәдиевнага туры килә. Казанга барып, йөз ишекне ачып булса да, каршылыкларга бирешмичә, хастаханәгә машина юллап кайтуы гына да ни тора!
Бер өлкәдә хезмәт куюлары аларны берләштерә генә, өйдә дә медицина темасына сөйләшүләр, фикер алышулар тынмый.
– Әгәр мин башка һөнәр иясе белән гаилә корган булсам, мәсәлән, инженер белән, бер түбә астында яшәве кыен булыр иде, эшемә дә бу кадәрле игътибар бирә алмаган булыр идем, – ди Гасимә Әхмәдиевна.
Баулы
1977 елдан Сәетовларның язмышы Баулы белән бәйле. Гасимә Әхмәдиевна Баулы район үзәк хастаханәсенә баш табиб урынбасары итеп күчерелә, бу вазифаны ул 39 ел башкара. Аның авыл халкына квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүне оештыру тәҗрибәсе биредә бик тә ярап куя. 2005 елда ул лаеклы ялга китәргә җыена. Ләкин җитәкчелеккә аның тәҗрибәсе, киңәшләре кирәк була: аның оештыру-методика кабинетында эшләвен үтенәләр. 2012 елның көзенә кадәр ул медицинага хезмәт итә. Өстәвенә бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләре дә бар бит әле. Бәйрәкәдә – авыл советы, Баулыда бистә советы депутаты, Баулы үзәк хастаханәсе партия оешмасы секретаре, ветераннар советы рәисе, профком рәисе, сайлау участогы рәисе, 30 елдан артык районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы, район ветераннар советы президиумы әгъзасы булу да күп көч, вакыт һәм гаиләдән аңлау таләп итә.
– Әгәр гаиләдә тынычлык, бер-береңне аңлау булмаса, җәмәгать эшләрен алып барып булмый, – ди Гасимә Сәетова.
49 еллык тырыш хезмәте югары бәяләнә, ул “Татарстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек була, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны”, “Баулы районының 80 еллыгы” медальләре һәм күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Гаилә башлыгы Мәгъсүм Нурзаһитович та бар гомерен медицинага багышлый. 1979 елда аны Баулыда яңа төзелә башлаган “Берёзка” сантарий-профилакториен төзеп бетерергә баш табиб итеп күчерәләр. 1981 елда аны тантаналы төстә ачалар.
– 1985 елда – профсоюз сантарий-профилакторийларының Бөтенсоюз социалистик ярышында ВЦСПСның икенче дәрәҗә дипломы, 1988 елда Союз буенча колхозара сантарий-профилакторийлар ярышында өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек, – дип билгеләп үтте Мәгъсүм Сәетов.
Ул 2007 елның көзенә кадәр биредә дәвалаучы табиб булып эшли, 41 ел гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый, “Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Красный крест” медальләре һәм күп төрле мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Көнне төнгә ялгап халык сәламәтлеге сагында торсалар да, ял итәргә дә азмы-күпме вакыт таба Сәетовлар. Туристлык юлламасы белән төрле шәһәрләрдә була алар.
Сәетовлар хәзер дә актив тормыш рәвеше белән яшиләр, туганнары белән аралашалар, шәһәрдәге төрле чараларга бергәләп йөриләр. Гасимә Әхмәдиевна Өченче буын университеты дәресләрендә дә шөгыльләнә.


Мәгъсүм Нурзаһитович – Баулыдагы 2нче мәктәпнең беренче чыгарылыш укучысы. Быелның гыйнварында студентлар белән очрашуга баргач, Сәетовлар яшьләрчә җитезлек белән мәктәп вальсын биегәннәр, 9 май бәйрәмендә Баулының төп мәйданында да вальс әйләнгәннәр.
Хәрәкәттә – бәрәкәт дигән әйтемне тормыш девизлары итеп алган гаилә бер дә тик тормый. Баулыга килеп эшли башлагач, Сабан туе була торган җирдән ерак түгел урыннан җир участогы биргәннәр аларга.
– Без бакчада алма, чия, крыжовник, карлыган, кура җиләге, миләш, можжевильник, слива һәм башка агачларны утырттык. Үзебезгә җитәрлек күләмдә яшелчәләр, җиләк-җимеш, борыч, помидорларны да үзебез үстердек. Бакчага без ял көннәрендә, эштән соң да йөри идек, – ди Гасимә Сәетова.
Бу бакчада әйбер үстерергә мөмкинлек калмагач (узган гасырның 90нчы елларында су торбаларын, тимер койма һәм баганаларны кисеп алып киткәннәр), 1993 елда Яңа Баулы авылыннан җир участогы алганнар. Шуннан бирле алар Баулыдан барып йөриләр.
– Анда без күп төрле агачлар утырттык, үләннәр, чәчәкләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәбез. Бакчада Мәгъсүм хуҗа, мин чүп утаучы һәм башка вак-төяк эшләрне башкаручы, – дип елмая Гасимә Әхмәдиевна.
Бакчада эшләү аларга күңел канәгатьлеге бирә.
– Хәрәкәт итмәсәң, бөтен буыннар ката бит. Өлкән яшьтә бу бигрәк тә мөһим, – диләр тәҗрибәле табиблар.
Сәетовларның чәчләрен чәчкә бәйләүләренә август аенда 58 ел була. Озак еллар бергә гомер итүнең серен дә чиштеләр алар.
– Учак сүнмәсен өчен, утын өстәп торырга кирәк. Гаилә учагы да сүнмәсен, сүрелмәсен өчен, бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңә терәк булып яшәргә кирәк. Мәхәббәт тә кирәк инде, ансыз хөрмәт булмый, – ди зирәк хуҗабикә.
Бергә уздырган һәр көннең кадерен белеп, тормышның ямен тоеп, үз көйләренә гомер итәләр Сәетовлар.
ФОТО: СӘЕТОВЛАР ШӘХСИ АРХИВЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев