Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында тәмле бәйрәм гөрләде

Кызылъяр мәдәният йортында “Токмач-баттл” IV район гастрономия фестивале узды. Быел ул Ватанны саклаучылар елына һәм Баулы районының 95 еллыгына багышланды. Районның барлык милли-мәдәни үзәк вәкилләре токмач кисү һәм аны әзерләү осталыкларын, татар милли ашлары төрлелеген күрсәттеләр.

6 октябрьдә Токмач көне билгеләп үтелә. Токмачлы аш – татар халкының иң киң таралган җылы ризыкларның берсе. Бүген өстәл күп төрле ризыклардан сыгылып торса да, кадерле кунак килгәндә, дини мәҗлес-ашлар үткәргәндә татар халкы табан күрке итеп әле дә токмачлы аш чыгара. “Токмач-баттл” гастрономия фестивале татар халкының менә шул аш-су гадәтен саклап калу максатаннан үткәрелә дә инде.

– Башка елларда “Токмач” бәйрәмендә татар авыллары гына катнаша иде. Ә бүгенге фестивальгә рус, удмурт, чуваш милләтләре вәкилләрен дә чакырдык. Татар авылларыннан ике команда катнаша – Уба һәм Татар Кандызы кызлары. Шулай итеп, бүген бездә 5 команда ярыша, – дип билгеләп үтте Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.

Быелгы бәйрәмгә “Нечкә билләр” (Татар Кандызы), “Тәмлүшкәләр” (Уба), “Потаповские девчата” (Потап-Томбарлы), “Тыкмась но укмась” “Покров-Урыстамак), “Стряпуха” (Кырымсарай) командалары килде. Фестиваль алдыннан катнашучылар белән аралашканда өй токмачын барлык милләтләрнең дә яратуын белдек.

– Бүген без рус милли токмачын әзерлибез. Рецепт, мөгаен, бертөследер: камырны йомырка, тоз, үсемлек мае һәм он салып ясыйбыз, – дип уртаклашты Кырымсарай мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ольга Лыкова. – Кече улым –токмач буенча эксперт. Әгәр кибеттән алып пешерсәм, шунда ук: “Әни, бу синең токмач түгел!” – дип әйтеп куя. Өйдә кискән токмачны бик яратабыз. Без Татарстанда яшибез, татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез һәм, әлбәттә, өчпочмак, бәлеш тә пешерәбез.

– Бу фестивальдә без команда буларак беренче тапкыр катнашабыз. Элек бары тик артистлар һәм тамашачылар ролендә генә идек, – дип сөйләде Потап-Томбарлы мәдәният йорты директоры Наталья Зарипова. – Бүген чуваш халкының милли токмачын күрсәтәчәкбез. Ул татар токмачына охшаган. Камырны йомырка һәм оннан ясыйбыз, тавык шулпасына салып бирәбез – бик тәмле килеп чыга!

– Өйдә без токмачны бик теләп әзерлибез, ул төп ризыкларның берсе. Һәр хуҗабикәнең үз рецепты була торгандыр. Мәсәлән, мин камырны йомырка һәм оннан ясыйм, тоз салмыйм, чөнки әбиләр әйтүенчә, тоз салсаң, токмач камыры төсен үзгәртә, – дип уртаклашты Покров-Урыстамак мәдәният йорты директоры Наталья Зәйдуллина.

– Мондый фестивальдә без инде икенче тапкыр катнашабыз, 2023 елда бик ошап калган иде бу бәйрәм. Без анда “Иң нечкә токмач” номинациясендә җиңгән идек, быел да сынатмабыз, дип уйлыйм. Шулай булгач, безнең изюминка шул: “Нечкә билләр”дән – нечкә токмач,  – дип уртаклашты Илүзә Сәмигуллина.

Кандызлар токмачны йомырка, тоз һәм оннан басалар. Камырга тоз өстәмәсәң, шайтан төкерә, дигән ышану яши икән Кандыз якларында.

– Мондый бәйгеләр булып торсын, традицияләрне сакларга кирәк. Быел менә башка милләт вәкилләре дә килде, бергә-бергә күңелле бит, – ди “Нечкә билләр” командасыннан Луиза Шакирова.

Сүз уңаеннан, кандызлар токмач кисәргә яраталар, мәдәният йортына җыелып, алгы сызыктагы сугышчыларга җибәрергә дә токмач кискәннәр. Тагын җыелу теләкләре бар.

Уба кызлары да тәмле токмач серләре белән уртаклаштылар.

Камырны без йомырка һәм оннан гына ясыйбыз. Иң мөһиме, эшне бисмилла әйтеп башлау, – дип уртаклашты “Тәмлүшкәләр” командасыннан Нәфисә Шәңгәрәева.

Гастрономия фестивален Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге “Асылташ” хореография коллективы башлап җибәрде. Яшь биючеләрнең данлыклы “Дуслык табыны” композициясе дуслык һәм күңел ачу атмосферасы тудырды. Бәйрәмнең алыштыргысыз алып баручысы Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин булды. Җыр-биюләр белән үрелеп барган фестиваль халыклар дуслыгының чын бәйрәменә әверелде.

Катнашучыларны һәм кунакларны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутов һәм район мәдәният йорты директоры Лилия Мифтахетдинова сәламләде.

Бүген без район гастрономия фестивальләре сериясен дәвам итәбез. Кышын Урыстамакта пилмән ашадык, җәй көне “Арба-фест”та окрошкалар татып карадык, ә бүген токмач белән сыйланабыз һәм елны декабрьдә Потап-Томбарлы авылында гадәти булмаган чәй бәйрәме белән тәмамларбыз. Мин сезнең барыгызны да бик яратам һәм хөрмәт итәм, җыелып килгәнегез өчен зур рәхмәт. Уңышлар телим сезгә! – дип мөрәҗәгать итте бәйгечеләргә Лилия Мифтахетдинова.

Фестиваль берничә этаптан торды. Катнашучылар камыр ясау һәм җәю, токмач кисү һәм кунак табыны әзерләү буенча ярыштылар. Иң тәмле этап токмачлы ашлардан һәм башка милли ризыклардан авыз итү булды. Милли аш-судан табыннар сыгылып тора иде. Кемдер токмачны пилмән шулпасына салып пешергән, кемдер – гөмбәле яки йомыркалы ашка. Милли камыр ризыклары алып килүчеләр дә бар иде. Уба кызлары хәтта бәлеш тә пешергәннәр. Сыер ите фаршы, бәрәңге, суган һәм кабак кушып әзерләнгән бәлеш тел йотарлык иде.

Дегустациядә жюри әгъзалары һәм тамашачылар катнашты, алар бертавыштан: “Токмач” бәйрәме – иң тәмле бәйрәм! – диделәр. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады, чөнки командалар яхшы әзерлек белән килгәннәр иде. Шулай да һәр команданың үзенә генә хас үзенчәлеге булды.  Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләгәндә нәкъ менә шулар исәпкә алынды. “Нечкә билләр” командасы кызлары бу юлы да токмачны иң тиз һәм нечкә итеп кистеләр һәм “Иң нечкә токмач” номинациясендә җиңделәр. “Тәмлүшкәләр”  командасы – “Традицион токмач” номинациясендә, Потап-Томбарлы кызлары – “Ипи-тоз белән каршы алу” номинациясендә, “Тыкмась но укмась” командасы – “Милли кунакчыллык” номинациясендә, Кырымсарай мәдәният йорты командасы “Креатив табын” номинациясендә җиңүче дип табылдылар.  Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

– Фестиваль бик шәп булды! Мондый бәйрәмнәр дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасы тудыра. Монда көндәшлек хисе бөтенләй дә юк, шуңа күрә үзеңне дуслар даирәсендә кебек хис итәсең, – дип уртаклашты Покров-Урыстамак мәдәният йорты директоры Наталья Зәйдуллина. – Безнең бу фестивальдә катнашу тәҗрибәбез юк иде әле. Әмма, минемчә, беренче коймак төерле булып чыкмады – без лаеклы чыгыш ясадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев