Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы әниләре армиядә хезмәт итүче уллары турында сөйли

Бүген, 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Баулы-информ” хәбәрчесе хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әниләре арасында сораштыру үткәрде, солдатларның хезмәте белән кызыксынды.

Людмила Маликова:

– Улым Михаил Викторович Маликов хәзерге вакытта Россия кораллы көчләрендә хезмәт итә.

Армиягә без аны 2021 елның 22 июнендә озаттык. Башта улыбызны Ульяновск шәһәренә җибәрделәр, анда хәрби укулар узгач, Новосибирск шәһәренә озаттылар. Хәзер ул хәрби хезмәтнең ахырына кадәр шушы шәһәрдә булачак. Миша еш шалтырата, хәтта ватсап кушымтасы аша язышу мөмкинлеге дә булгалый. Туган җирләрен, әти-­әнисен бик сагына, дуслары турында да онытмый. Улыбыз бик аралашучан, ачык егет. Аңа кешеләр тартылып тора. Армиягә озатканда да, бик күп дуслары һәм таныш­лары җыелган иде. Армиядә сафларына киткәнче, Михаил Бөгелмә шәһәрендә юрист белгечлеген үзләштерде. Шулай килеп чыкты: дипломын кулына алу белән үк, Ватан алдындагы бурычын үтәргә китте. Армия хезмәтен ошата. Үзе әйтүенчә, аны беркем дә рәнҗетми, хезмәттәшләре белән дә, командирлары белән дә уртак тел таба. Хезмәттәшләре арасында Татарстаннан да, күрше Ютазы районыннан да егетләр бар. Улыбыз хәрби хезмәтне яхшы гына уза. Ул үзе бик җаваплы, намуслы. Күптән түгел ефрейтор званиесе алды һәм, үз бурычларын үрнәк рәвештә үтәгән, хәрби хезмәт узганда дисциплина күрсәткән өчен, мактау грамотасы белән бүләкләнде. Армиядән соң, улыбыз туган якларында эшкә урнашырга ниятли.

Мария  Хаҗиәхмәтова:

– Инде 4 айга якын улым, рядовой Рафаэль Марат улы Хаҗиәхмәтов, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтендә Мәскәү өлкәсенең Пушкин районында хәрби хезмәт уза.

Улымны армиягә 2021 елның 27 октябрендә алдылар. Присяганы 15 ноябрьдә кабул итте, хәрби укулары шушы ук частьта узды. Улыбыз безгә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шалтыратып тора. Әниләр көнендә бик җылы котлау хаты җибәргән иде. Минем өчен бу көтелмәгән сөенеч булды. Миннән әллә ничә чакрым еракта булган баламнан хат алу – бик сөенечле хәл. Рафаэль, башка солдатлар кебек үк, туган-тумачаларын, якыннарын бик сагына. Армиядә яхшы ашаталар, ди. Ана күңеле борчылмасын өчен, шул да җитә. Улым белән бергә Казан, Лениногорск егетләре дә хезмәт итә. Армиягә киткәнче, Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис көллиятен тәмамлады, биредә физик культура һәм спорт педагогы һөнәрен үзләштерде. Рафаэль беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр хоккей классында да укыды. Көллияткә укырга кергәннән соң, 2018 елдан 2019 елга кадәр параллель рәвештә Әлмәт шәһәренең “Нефтяник” хоккей клубы өчен уйнады. 2015-2016 еллар сезонында Девон хоккей клубында  “Иң яхшы капкачы” номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук аның Идел буе федераль округы беренчелегендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында беренче урын өчен грамотасы һәм күп кенә башка мактау грамоталары бар.

 

Марина Фриновская:

– Улым Роман Русланович Кантеевны армиягә узган елның 22 июнендә алдылар.

Хәзерге вакытта хәрби хезмәте Ленинград өлкәсе, Ладога күлендә, хәрби-диңгез флотында уза. Моңа кадәр укулары Мурманск өлкәсендә, Североморск шәһәрендә узды. Роман безгә һәр ял саен шалтырата, шимбә һәм якшәмбе җитсә, аның шалтыратканын түземсезлек белән көтеп алабыз. Билгеле инде, улым туган якларын, әти-­әнисен, якыннарын бик сагына, тизрәк туган җиренә әйләнеп кайтасы килә аның. Хәрби хезмәткә кадәр Лениногорск шәһәрендә нефть техникумында белем алды. Йөгерү белән шөгыльләнде, җиңел атлетика буенча беренче разряды да бар. Ул бик тырыш, чыдам һәм акыллы егет булып үсте. Төрле ярышларда катнашып, күп грамоталар һәм медальләргә лаек булды. Улымның хәрби әзерлеге яхшы уза дип ышанам, бу хакта хәтта борчылмыйм да, ул үз максатларына һәрвакыт ирешергә күнеккән. Романың хезмәттәшләре арасында Бөгелмә, Лениногорск һәм Чирмешән егетләре бар. Улымны укулардан соң, Ленинград өлкәсенә хезмәткә җибәрү белән, миңа хәрби часть командиры шалтыратты һәм улым турында кайгырмаска кушты. Ул минем белән бик әдәпле һәм ягымлы итеп сөйләште, барысын да яхшылап аңлатты, сорауларым туа калса, үзенең кәрәзле телефон номерын биреп, шалтыратуымны сорады. Шунда мин улымның ышанычлы кулларга эләккәнен аңладым. Улым Романның армия сафларында Ватан алдындагы бурычын тыныч кына үтәвенә мин бик шат. Һәм әлбәттә инде, аның 4-5 айдан туган якларына кайтуын түземсезлек белән көтеп калам.

 

Әлфия Хәйбрахманова:

– Безнең гаиләдәге барлык ирләр дә армия сафларында хезмәт иткәннәр. Әтием танкист булган, энем диңгез флотында хезмәт итте. Улым Вилдан Рамил улы Хәйбрахманов та искәрмә түгел. Улымның хезмәте 2021 елның 30 октябрендә башланды.

Ул Краснодар краеның Анапа шәһәре Уташ бистәсендә хезмәт итә. Хәзерге вакытта, бер ай дәвамында, кырда хәрби укулар уза. Мөмкинлеге булганда, гел шалтыратып тора, көненә берничә тапкыр да булгалый. Әлбәттә, сагыну хисе бардыр үзендә, тик безгә, туганнарына һәм якыннарына сиздерми, барысы да яхшы, дип тынычландыра. Минем улым белән бергә күрше авыл егетләре дә хезмәт итә. Хезмәттәшләре белән уртак тел таба Вилдан. Ул бик аралашучан. Армия сафларында хезмәт итү аңа бар яклап та ошый. Күптән түгел, армиядә калып, прапорщик вазифасын алу өчен, укырга керү ниятен белдерде. Армиядә, өйдәге кебек үк, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә:  волейбол һәм футбол уйный. Хәрби хезмәткә кадәр аграр көллияттә штукатур-маляр һөнәрен үзләштерде, хәтта Октябрьский шәһәрендә пиццериядә дә эшләп алырга өлгерде. Улым эштән бер дә курыкмый, эретеп ябыштыру белән дә шөгыльләнә, штукатурка белән дә эш итә, кирәксә, балта тотып, утын да яра белә. Моннан тыш, Вилдан бик тәмле пешерә дә. Ничек кенә әйтсәң дә, һәр әни өчен үз баласы иң яхшысы инде. Минем өч улым бар, Вилдан уртанчысы. Өлкәне Казанда яши, кечесе 4нче сыйныфта укый. Мин  улларым белән бик горурланам һәм аларга дөрес тәрбия бирдем, дип ышанам.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ