Баулы юбиляры: “Озын гомерле булу – Аллаһ бүләге”
Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Миңненур Хәмидуллинага 90 яшь тулды. Ул олуг юбилеен туганнары, күршеләре, гаилә дуслары белән мул табын артында бәйрәм итте. Аны аграр көллият вәкилләре, район җитәкчелеге дә котлады.
90, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкән буын вәкилләренә карыйсың да, сугыш чоры балаларының никадәрле сабыр, түзем, нык, хезмәт сөючән булуына таң каласың. Миңненур Хәмидуллина да сугыш чоры баласы. Аңа һич кенә дә 90 яшь бирерлек түгел, сөбханалла. Яшәү дәрте ташып тора, хәтере, зиһене дә яхшы.
Ул Оренбург өлкәсе Северный районы Керәжле авылында туа. Кечкенәдән ятим кала, әнисе вафат була, әтисен Бөек Ватан сугышына алалар.
“Безне балалар йортына җибәрмәсеннәр өчен, әтинең әтисе, бабам һәм аның хатыны, безгә үги әби була инде, без, өч баланы үзләренә алып калдылар. Шундый әйбәт әби иде. Әти сугыштан кайткач өйләнде, тагын балалары туды”, – дип искә алды ул чакларны Миңненур апа.
Кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үсә ул. 17 яшеннән Оренбургта кирпеч заводында эшли башлый. Аннары төзелештә ташчы, Баулыда 82нче урта һөнәри-техник училищеда кочегар хезмәтләрен башкара. Аның гомуми хезмәт стажы – 33 елдан артык.
Миңненур Хәмидуллина тормыш иптәше Нуретдин Гыйззәтуллин белән 38 елдан артык тату гомер кичергәннәр, мал-туар асрап яшәгәннәр, кәҗәләр тотканнар. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы былтыр вафат булган. Аны бик юксына Миңненур апа. Сагынып сөйләргә гармуны гына калды, ди. Юбиляр берүзе яшәсә дә, ялгыз түгел, төп таянычы – күршесе Энҗе Ганиева.
“Әле дә ярый Энҗем бар, кан басымы белән җәфаланам, гел ярдәм итә күршем”, – дип рәхмәт укый Миңненур апа.
Авыртуларына карамастан, ишегалды, бакча тутырып чәчәкләр (алар капка төбеннән үк ямь биреп утыралар) үстерә юбиляр. Аның көн дә иртәсе бакчасын бер урап чыгудан башлана: чәчәкләре белән сөйләшә, серләшә.
“Чәчәкләрнең дә җаннары бар, сөйләшмәсәң, үсми бит алар”, – ди ул.
Өендә дә тәрәзә төбе тулы гөлләр аның. Чәчәкләр яратуын юбилее көнне килгән кунаклар да билгеләп үттеләр.
“Минем Миңненур апага исем китә, ул шулкадәрле тырыш. Көчкә генә йөрсә дә, бакчасына бөтен нәрсәне чәчә, аларны кадерләп үстерә. Сукмакта бер матур чәчәк үсеп утыра, ишегалдында үлән чапканда, аңа тияргә ярамый. Бәрәңге арасында чәчәк үссә дә, аңа тияргә ярамый. Шулкадәрле ярата чәчәкләрен”, – дип сөйләде Миңненур апаның ике туганы Әлфирәнең тормыш иптәше Наил Габидуллин.
Бакча тутырып, алай гына да түгел, зур теплица тутырып кыяр-помидор (йөздән артык төп) утырткан.
"Үземә дә җитсен, кешеләргә бирергә дә, шуңа күп итеп утыртам", – ди юмарт күңелле Миңненур апа.
Орлыгын чәчеп, үсентеләрен дә үзе үстерә. Үсенте дигәннән, 2010 елда теплица сатып алгач, күпләп үсенте утыртканнар.
“Шул елны 90 меңлек үсенте саттык. Машина алырга җыена идек, ул акча бик тә ярап куйды”, – ди Миңненур апа.
Хәзер инде яшелчәләрне үзе өчен генә үстерә, уңышыннан башкаларга да өлеш чыгара. Тагын шунысы күзгә ташлана: бер генә чүп үләне дә юк аның бакчасында.
Өстәвенә, ул кечкенәдән кул эшләренә өйрәнә, гомере буе кулыннан орчык, бәйләм энәләре төшми. Кәҗә мамыгыннан үзе йонын эрләп, үзе бәйләгән шәлләрнең, бияләй-оекбашларның исәбе юк.
“Мин үземне белгәннән бирле бәйләм бәйлим, – ди ул. – Әти сугышта вакытта, әбинең суга киткәнен генә карап тордым да әбинең оекбашларын кистем дә сүттем. Имеш шулай бәйләргә җеп, йомгак ясыйм. Әби бер ачуланмады шунда, бәйләргә өйрәтте”.
Үзлегеннән тегәргә, шәл бәйләргә дә өйрәнә Миңненур апа. Үз гомерендә бәйләгән шәлләрнең исәбен дә белми ул. Әле бер ел элек тә шәл бәйләгән. Хәзер инде ул шөгыленнән туктаган.
“Шәл бәйләп йорт алдым, шәл бәйләп өй салдырдым,” – ди юбиляр.
Бәйрәмгә килгән һәркем аның уңганлыгына соклануын белдерде. Юбиляр үзе кунаклар килүенә тәмле итеп кош теле пешереп куйган, ә Нуретдин аганың балалары мул табын корганнар, 90 яшьлек юбилей уңаеннан махсус торт та әзерләгәннәр. Яр Чаллыдан юбилейга кайткан Илдар белән Әлимә Гыйззәтуллиннар һәм оныгы Зәмирә Миңненур апага бик күп рәхмәт сүзләре әйттеләр.
"Мин армиягә киткәндә, әниебез үлеп китте. Армиядән кайткач әти: "Ялгызыма бик авыр, гаилә корсам, ничек булыр икән?" – дип сүз башлады. Без каршы килмәдек, – дип сөйләде Нуретдин аганың улы Илдар Гыйззәтуллин. – Безнең әти гомеренең соңгы көннәрендә дә сине бик мактады, Миңненур апа, зур рәхмәт сиңа".
Әлимә Гыйззәтуллина әйтүенчә, Миңненур апа аларны ачык йөз белән каршы ала, озатып кала, аралашып яшиләр.
“Миңненур апа, туганнарың, дусларың бик күп, яраталар, хөрмәт итәләр үзеңне. Киләчәктә дә шулай исән-сау бергәләп яшәргә язсын, – дип, теләкләрен җиткерде ул. – Сиңа бездән зур рәхмәт, әтиебезне 93 яшенә кадәр тәрбияләдең, хөрмәтләп, соңгы юлга озаттың, зур рәхмәт сиңа”.
Нуретдин аганың оныгы Зәмирә күз яшьләре белән рәхмәт сүзләре әйтте:
“Әбием, мин сиңа бик рәхмәтле, мин сездә үстем. Син мине күп эшкә өйрәттең – камыр басарга, бәрәңге турарга. Мин ул көннәрне әле дә сагынам”.
Гаилә башлыгы Нуретдин аганы да җылы сүзләр белән искә алдылар кунаклар. Ул да, тормыш иптәше кебек, бик пөхтә, эшкә уңган булган.
“Сез бик матур гомер иттегез, йөрәгегездә ут сүнмәде. Без сездән үрнәк алабыз, сез безнең өчен авторитет булдыгыз, – дип сөйләде Наил Габидуллин.
Гаилә дуслары Нәсимә Латыйпова да бик җылы сүзләр әйтте.
“Миңненур апа миңа әни кебек, елмаеп каршы ала, киңәшләрен бирә, килгән саен тәмле кош телләре белән чәйләр эчерә”, – ди ул.
Бу көнне һәр кунак күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен җиткерде.
“Миңненур апа бик тырыш кеше, ул барыбыз өчен дә үрнәк. Ул җир эшләрен бик ярата. Безгә дә гел киңәшләрен биреп тора. Без аңа бик рәхмәтле, аңа озын гомер телибез. Сөбханалла, үз аягында йөри, үз акылында”, – дип уртаклашты Миңненур апаның энесенең кызы Ләйсән Хөснуллина.
“Ир-ат кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип әйтәләр бит. Бу сүзләр Миңненур апага бик тә туры килә. Алай гына да түгел, аның һөнәрләре җитмеш кенә дә түгелдер, мөгаен. Ир-ат эшен дә бик яхшы белә, аш-суга да бик оста ул, – дип сөйләде Миңненур апаның энесенең икенче кызы Эльмира Сәмигуллина. – Җир ярату, эш ярату безнең нәселдән килә, безнең әтиебез дә шундый иде. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит, шуңа күрә эш кешенең гомерен дә озынайтадыр, дип мин. Миңненур апаның озын гомерле булу сере дә шулдыр”.
Миңненур апаны аграр көллият вәкилләре, район җитәкчелеге дә котлады, бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина аңа район башлыгының котлау открыткасын да тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев