Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы балалары Җәлил иҗаты белән танышты

Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында “Җәлил укулары” дип исемләнгән республика бәйгесенең беренче этабы узды.

“Алтынчәч” балар бакчасының татар теле тәрбиячесе Айназ Дәүләтова сөйләгәнчә, бу бәйге Муса Җәлил иҗатына багышланган, анда биштән җиде яшькә кадәр барлыгы 15 бала катнашкан.

– Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, татарча һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләделәр, – диде Айназ Дәүләтова. – Район этабында чыгыш ясар өчен берничә баланың чыгышы билгеләнде. Барлык балаларга да грамоталар һәм кечкенә бүләкләр тапшырылды.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев