Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы аграрийлары язгы чәчүгә әзерләнә

Баулы районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. 2022 нче елда чәчү мәйданнары 49 мең гектар тәшкил итәчәк, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар – 21 мең гектарда, майлы культуралар – 6 мең гектарда, азык культуралары 10 мең гектар мәйданда чәчеләчәк.

Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов мәгьлүматына караганда, Баулы районында барлыгы 61 авыл хуҗалыгы берләшмәсе бар. 2022 елгы чәчү кампаниясенә район кырларына 165 трактор, 69 чәчкеч, 90 берәмлек туфрак эшкәртү агрегаты, минераль ашлама кертү өчен 12 агрегат һәм төрле чәчү комплекслары чыгачак.

Бу хакта тулырак итеп 31 мартта 19 сәгатьтә Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышыннан карарга мөмкин.

Фото: А.Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев