Баулыда туя – куак түгел, мунча – сый
Татарлар – илебездәге күпсанлы милләтләрнең берсе. Төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татарлар бер-берләреннән гореф-гадәт, диалект буенча аерыла. Хәтта Татарстанда яшәүче татарларның да, районына, авылына карап, үзләренә генә хас аерымлыклары бар. Шул сәбәпле без кайвакыт яңа танышларыбызны дөрес аңламыйбыз. Моннан 25 ел элек беренче тапкыр Баулыга килгәч үзем дә шундый кызыклы хәлләргә еш юлыктым.
Туя
“Хезмәткә дан” газетасында “Туя ашагач, маллары көр” дигән мәкаләне укыдым да, гаҗәпкә калдым. Көньяк регионнарда да декоратив культура буларак үстерелеп, күбрәк шәһәрләрне яшелләндерүдә кулланылучы туяны биредә терлекләргә ашаталар икән, дип гаҗәпләндем. Күзләрем белән күпме генә эзләсәм дә, Баулы урамнарында туялар үскәнен күрмәдем. Җае туры килгәндә, аларның кайда үстерелүен мәкалә авторы Фатыйх Сәлимгәрәевтан сорарга булдым.
– Ул туяны кайда үстерәләр соң? – дигән соравыма Фатыйх абый аптырап калды.
Өстәлдәге тегеп куелган газеталарны актарып, мәкаләне таптым да:
– Менә бит, терлекләргә туя ашаталар дип язгансыз, – дип төртеп күрсәттем.
– Шуннан. Нәрсә аңлашылмый? – ди Фатыйх абый.
– Ул бит декоратив культура. Татарстан табигате шартларында бик яхшы үсми дип беләм. Баулы – таулы төбәк булгач, биредәге табигать аңа килешәдер инде. Ә кайда үсә соң ул? Барып күрәсем килә үскән җирен, – дим.
Ә Фатыйх абыйның аптыравы йөзенә чыкты.
Сөйләшә торгач, бер-беребезне аңладык. Баулыдагы җирле диалектларның берсендә “туйганчы” дигәнне шулай кыскартып “туя” дип әйтәләр икән. Журналист мәкаләсе туйганчы ашаган терлекләр турында булган. Җирле халык аны аңлагандыр, ә мин, кичә генә Казаннан килгән кеше, туя сүзен башка мәгънәдә кулланганнарын белми идем шул.
Мунча
Баулыга мин беренче тапкыр туйга килгән идем. Безне, кунакларны, кем әйтмешли, өрмәгән җиргә утыртмадылар, янәшәдә һәрвакыт көйләп, сыйлап, кул биреп торучы кешеләр йөрде. Туй кичен буласы, ләкин аңа кадәр дә тик утырырга бирмәделәр, кунактан-кунакка йөрттеләр. Һәр яңа өйгә кунакка килүең була, йомшак сөлгеләр тоттырып сине мунчага озатып куялар. “Мин юынып килгән идем”, – дигән сүзеңне ишетеп торучы юк. Төн буе бигудида йоклау хисабына ясалган матур прическа шунда харап була, макияж да. Аннары әллә кызу мунчада юынганнан, әллә оялудан алланган битең белән табын түрендә утырасың...
Минем Баулыда яши башлавыма инде чирек гасыр. Хәзер инде мин җирле гореф-гадәт буенча кадерле кунак өчен иң зур “сый” – мунча икәнен беләм. Кичә үзем дә Казаннан кунак булып килгән кодачаны, ай-ваена карамыйча, мунчага озаттым. Югыйсә ул да безгә килер алдыннан гына туганнарыбызда мунча кергән, чәчләрен ясаткан, бизәнгән булган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев