Җырчы Алсудан бәхет рецепты
Алсу бәхетле булу өчен үз алымнары белән уртаклаша.
Бу алымнарның һәрберсе эшли, әмма барысын бергә эшләсәгез, бәхет киләчәк, дип яза социаль челтәрләрендә Алсу.
– Дога укыгыз.
– Кочаклашыгыз.
– Саваплы эшләр башкарыгыз (мәсәлән, хәер бирегез).
– Әниегезгә йә яраткан якын кешегезгә шалтыратып мәхәббәтегезне аңлатыгыз, аның нинди асыл кеше булуын әйтегез.
– Саф һавада йөрегез, кәефне күтәрә торган музыка тыңлагыз, йөгерегез, сикерегез.
– Контрастлы душ керегез.
– Бер чынаяк яраткан каһвәгезне эчегез.
– Прическа, макияж ясагыз һәм ачык төстәге киемнәр киегез.
– Хәзерге минутта авырлык кичергән берәр кеше турында уйлап куегыз. Вөҗдан (әгәр дә ул булса!) бик тиз хискә китерәчәк.
– Ситуацияне кабул итегез. Әгәр дә аны үзгәртеп булмый икән, аңа мөнәсәбәтегезне үзгәртегез.
– Тормышыгызда булган бөтен яхшылыкны бәяләгез. Аларны һәрвакыт искә төшереп торыгыз.
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/yoldyzly-yaalyklar/yrchy-alsudan-bkhet-retsepty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев