Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Хатын-кызларга берничә киңәш

Хатын-кызларга матур күренер өчен, берничә киңәш тәкъдим итәбез

Һәр көн иртән, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз. Аны озаклап чәйнәп, җылы су белән йотыгыз. Ярты сәгатьтән иртәнге ашны ашый аласыз. Җитен орлыгы организмны чистарта, тән тиресе сәламәтләнә, чәчләр һәм тырнаклар ныгый. Әмма организмында ташлар булганнарга аны кулланырга ярамый.

 

Көн дә пешкән чөгендер ашагыз. Чөгендер канны чистарта.

 

Йокларга бер сәгать кала битегезгә глицерин һәм Е витамины катнашмасын сөртегез. 30 грамм глицеринга 10 капсула Е витамины алабыз. Капсуланы энә белән тишәргә һәм маен шешәгә сыгарга кирәк була. Аны биткә сөртер алдыннан, бит тиресен чистартып, җиңелчә генә массаж ясагыз. Болай иткәндә күзәнәкләр тукландыргыч матдәләрне әйбәт сеңдерә.

 

3 көнгә 1 тапкыр чәчләр өчен коры горчицадан маска ясыйбыз. Аңа үсемлек мае (тигәнәк мае булса әйбәтрәк) кушабыз, ул куе ботканы хәтерләтергә тиеш. Дымлы чәчкә сылап, 20-30 минут тотабыз һәм юып төшерәбез.

 

Тән тиресе турында да онытмыйбыз. Бер стакан диңгел тозына бер стакан майлы каймак салабыз. Мунчалага шул катнашманы салып, тәнебезне ышкыйбыз. Соңыннан су белән юынабыз.

 

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев