Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Тренировкасыз гына ничек ябыгырга?

Кеше 12 атнада алты кило чамасы авырлыгын киметә ала.

Британия диетологы Майкл Мосли тренировкалар белән интекмичә генә ябыгу ысулын әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

Бу ысул ярдәмендә кеше 12 атнада алты кило чамасы авырлыгын киметә ала.

Диетолог сүзләренчә, ябыгуның иң яхшы ысулы — ашау вакытын дөрес иттереп көйләү. Соңгы тапкыр ашау 19.30 сәгатьтән дә соңрак була алмый. Бу ысулның нәтиҗәлелеген Бөек Британиянең Ноттингем университеты һәм Ирандагы Тегеран медицина университеты галимнәренең тикшеренүләре дә раслаган.

Галимнәр артык авырлыгы булган 82 хатын-кызны күзәтеп торган. Алар көн саен бер төрле микъдарда килокалорийлар ашый, яртысы кичке ашны 19.30 сәгатьтә тәмамлый.

Нәтиҗәдә бу кешеләр 7 кило чамасы авырлыгын югалта.

19 30 сәгатьтән соң да ашаучылар исә биш килодан кимрәк авырлыгын югалта.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев