Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Тозның ярдәме зур

Тозны элек-электән ашыгыч ярдәм урынына кулланганнар.

Ул үзенә агулы матдәләрне сеңдерә, ялкынсыну процессларын баса, кан әйләнешен яхшырта. Тәндәге инфекцияле яраларны, үлекләрне, пешкән урыннарны дәваларга булыша. Буын, сулыш алу органнары авыруларыннан да, гипертониядән, ангина, ютәл булганда, салкын тигәндә, баш авыртудан да файдалы. 
Кирәк була: ике аш кашыгы эре гади тоз, 200 мл су (балага булса, 250 мл), сигез катлы киң стериль бинт  (яки зур булмаган сөлге).
Кайнар суга тоз салып эретәбез дә бинт яки сөлгене шуңа манабыз һәм сыгабыз. Бинт җиңелчә дымлы булырга тиеш. Аны авырткан урынга куеп, өстеннән бинт белән бәйләп куябыз.  
Иң мөһиме: бәйләвеч тә, кием дә “сулый” торган булырга тиеш. Тәндә кремнер, лосьоннар булмасын.
Тозлы бәйләвечне төнгә куллану җайлырак, чөнки ул сигез-ун сәгать торыра тиеш. 
Ютәл булганда, күкрәк өстенә (муеннан корсакка кадәр), аркага куябыз.⠀ ⠀
Ангина, тонзиллит булганда, муенга. 
Баш авыртканда, салкын тию билгеләре булганда, баш тирәли бәйләп куябыз.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Фото: Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев