Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Теләк тели беләсезме?

Адәм баласы гомер буе теләк теләп, аларның чынга ашуына өмет белән яши. Теләкләр кайчан чынга аша? Аларны ничек дөрес теләргә?

“Иң беренче чиратта без тәһарәтле, госелле булып, чиста кием киеп, кыйблага карап, кулларны күтәреп, иң элек Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

 

Хәзер бит без никтер шушы шөкер сүзләрен бик сирәк әйтәбез. Аллаһка шөкер, ашарга бар, дип атлаган саен шөкер итәрлек бит. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре әйткәч, салават шәрифләрен укып, шуннан соң үзеңә сораган бөтен нәрсәне башкаларга да сорап, теләк теләргә кирәк.

 

Әйтик, үзеңә саулык сорарга телисең икән, башта: “Бөтен авыру кешеләргә исәнлек-саулыкларын бир”, – дияргә кирәк. Аннары гына: “Миңа да саулык насыйп ит!” – дип өстәргә кирәк. Ахырдан кабат салават шәрифләрен укып, куллар белән битебезне сыпырабыз, Аллаһы Тәгалә шушы күтәрелгән кулларны буш калдырмас.

 

Аллаһы Тәгалә теләкләрне тулысынча кабул итә торган мизгелләр бар. Мәсәлән, җомга көн, хаҗга барганда Гарәфә тавында, Кәгъбә янында, ураза тотканда ифтар ашар алдыннан Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итә. Аллаһы Тәгалә без һөҗүм иткән, без зыян салган кешенең догасын да кабул итә. Шуңа күрә шушы дөньяда бер-беребезне рәнҗетмичә, изгелек кылып, яхшы сүзләр әйтеп яшәргә язсын иде”, – дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев