Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Киңәш

Суган зур булып үссен өчен, чәчүлекне ничек утыртырга?

Туфрак 10 градуска кадәр җылынган булырга тиеш

Чәчүлек суганны утырту вакытын дөрес сайларга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Туфрак 10 градуска кадәр җылынган булырга тиеш.

Безнең якларда суганны апрель азагында – май башында утырталар. Иртәрәк утыртсаң, суган укка китәр.

Түтәлләр дөрес ясалган булырга тиеш. Былтыр бәрәңге, кыяр, кузаклылар, кәбестә яки кабачки үскән урында суган мул уңыш бирер.

Суган өчен туфрак көпшәк, җиңел һәм туклыклы булырга тиеш, су җыелып тормасын.

Чәчүлекне өч атна алдан әзерли башлыйлар. Чәчүлек суганнар диаметры 1,7 – 2,1 см, авырлыгы 2-3 грамм булсын. Ярылган, йомшак, күгәрекле суганнар бракка чыгарыла.

Чәчүлекне бераз киптереп алыгыз. Җылытылган чәчүлек авырулардан сакланган була, яхшы үсә.

Аннары суганнарны марганцовка эремәсендә чылатып, әзер түтәлгә утыртып куегыз. Туфракка басып кертмәгез, чәчүлекне җимерүегез бар, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев