Сәламәтлеккә зыян салмас өчен аркага ятып йокларга киңәш итәләр
Йокы сәламәтлек өчен бик мөһим һәм баш миенә ял итү мөмкинлеге бирә. Йоклаганда ничек яту сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин, ди табиб-кардиолог Валерий Садовой.
Табиб фикеренчә, утырып йокларга ярамый, чөнки бу эчке кан басымын арттыра. Шулай ук тәннең мондый хәлаттә булуы йөрәккә начар тәэсир итә, шеш барлыкка китерә ала, шулай ук кан тамырлары киңәюгә һәм тромбоз үсешенә китерергә мөмкин.
Белгеч фикеренчә, янда йоклау умыртка баганасы өчен зыянлы, ә эчкә ятып йоклау кан басымын арттыруга китерә. Табиб фикеренчә, шуңа күрә дә аркада йоклау иң куркынычсызы.
Фото: pixabay.com
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев