Ризык белән бәйле киңәшләр
Ашаган ризыгыгыз организмга зыян түгел, файда китерсен өчен әлеге биш хатаны кылмаска тырышыгыз.
1. Профилактика өчен витаминнар кабул итү. Кешеләр, күп очракта, витаминнарны анализлар бирмичә, табиб белән киңәшләшми генә кабул итә. А, Е һәм Д витаминнары артык булганда, организмда туплана һәм зыян салырга мөмкин. Витаминнар кабул итәр алдыннан башта анализлар бирү таләп ителә.
2. Организмга яшелчәләр җитмәү. Җиләк-җимеш безнең өчен мөһим. Әмма яшелчәләрне дә тиешле күләмдә ашарга кирәк. Без ашаган һәр 200 гр яшелчә йөрәк-кан тамырлары авыруларын 13 процентка киметә. Җиләк-җимеш моны 7 процентка гына башкара. Көнгә 400 гр яшелчә, 200 гр җиләк-җимеш ашарга киңәш ителә.
3. Катырылган продуктларның файдасын бәяләп җиткермәү. Кешеләр туңдырылган җиләк-җимеш һәм яшелчә файдалы үзлекләрен югалта, дигән фикердә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, андый ризыкларда С витамины 90 процентка кадәр саклана.
4. Йогуртны җиләк-җимеш белән кушып ашау. Күпләр җиләк-җимештән йогурт белән “салат” ясап ашый. Чынлыкта, болай эшләргә ярамый. Җиләк-җимештәге кислоталар йогурттагы файдалы бактерияләрнең 60 процентын диярлек юкка чыгара. Ә менә чикләвекләрне йогурт белән ашасагыз, файдасы күбрәк булыр.
5. Ашау вакытына игътибар бирмәү. Белгечләр искәртүенчә, ашау вакыты матдәләр алмашына зур йогынты ясый. Сәгать иртәнге 9 га кадәр булган иртәнге аш метаболизмны 23 процентка яхшырта. Ә сәгать 20.00 дән соң ашалган кичке аш симерүне 48 процентка арттыра. Шуңа да иртәнге аш 7-9 сәгатьләр арасында, төшке аш 12.00-14.00 арасында, ә кичке аш 18.00-19.00 арасында булырга тиеш.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев