Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Пәрдәләрең ап-ак булсын дисәң

Баулы хуҗабикәләренә берничә тәкъдим бирәбез

Көлеп торган тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр кирәк. Әмма җәй буе кояш күзендә булган челтәрләрнең бер-ике елдан аклыгы югала, төсе китә. Пәрдәләрне агартуның гади генә ысуллары бар.

Көлеп торган тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр кирәк. Әмма җәй буе кояш күзендә булган челтәрләрнең бер-ике елдан аклыгы югала, төсе китә. Пәрдәләрне агартуның гади генә ысуллары бар.

Кайсы ысулны куллансагыз да, башта пәрдәне урамда яхшылап селкергә кирәк. Икенчедән, юа торган суыгыз җылымса гына булсын. Кайнар суда юганнан соң, синтетик тукымадан тегелгән пәрдәне агартуы кыен.

Тоз белән агарту

Бер табак суда бер уч кер порошогы һәм 3-5 аш кашыгы эре тоз эретеп, пәрдәне төнгелеккә чылатырга калдырыгыз. Иртән сыгып алып, бер-ике кат чиста суда чайкагыз. Бик керләнгәнен җылымса суда тагын бер кат юып алыгыз.

Водород перекисе һәм нашатырь спирты белән агарту

60 градус кайнарлыктагы бер табак суга 1 аш кашыгы нашатырь спирты һәм 2-3 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе салыгыз. Пәрдәләрне шушы суга ярты сәгатькә батырыгыз. Аннары сыгып алып, чайкагыз. Бу ысул фәкать киҗе-мамык тукымадан тегелгән пәрдәләр өчен генә!

Ә инде бик нык саргайган челтәрне башта чылаталар, аннары порошоклы су белән юып чайкыйлар. Шуннан соң нашатырь спирты белән водород перекисендә агарткач, бер кат тозлы суда чайкарга, иң соңыннан крахмалларга кирәк.

 

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев