Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Надан киңәшләргә колак салмагыз!

Белеп торыгыз! Файдасы тияр!

Пешкән тәнгә май яисә бәрәңге куярга кирәк, диләр...

Дөрес түгел! Әбиләрдән калган бу рецепт турында онытырга кирәк. Май белән бәрәңге инфекция кертергә мөмкин. Бердәнбер дөрес ысул: пешкән урынны, авыртуы басылганчы, краннан агып торган салкын су, яки туңдыргычтан алынган боз белән басып тотарга кирәк.

Борыннан кан киткәндә башны артка таба ияргә кирәк, диләр...

Еш кабатлана торган хата! Кан китүне туктату өчен башны бераз алга иеп, 5-10 минутка борынны кысып тотып торырга кирәк. Башны артка җибәрү исә кан китүне көчәйтә генә.

Йөрәк авыруларыннан һәм бума чиреннән интегүчеләр спорт белән шөгыльләнергә тиеш түгел, диләр...

Киресенчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында спорт - йөрәк һәм тамырларның эшчәнлеген, ә астма вакытында тын юлларының дренажын яхшырта.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев