Күзегезне саклагыз
Кызганычка каршы, күзлек киючеләр, офтальмолог ярдәменә мохтаҗлар көннән-көн арта. Әлбәттә, бу хәлнең сәбәпләре күп. Шуларның берсе — дөрес тукланмау, күзләргә зарарлы ризыкларны күп куллану.
Начар күрә башладыгызмы? Күзләрегез еш кына яшьләнә һәм көчле яктылыклы яратмый, укыганда, телевизор караганда тиз арыйлар – болай итеп организмыгыз сезгә күз күрүегез начарлануы хакында “хәбәр итә”. Сенсор телефоннар, компьютерлар, начар экологик мохит хөкем сөргән бүгенге тормышта катаракта һәм глаукома кебек авырулар киң таралды. Хәтта балаларда да күзәтелүче күрә карау һәм якыннан күрмәү хакында сөйләп торасы да юк! Белгечләр әйтүенчә, күзләргә йөкләнеш һәм тиешле ял булмау гына түгел, ә дөрес тукланмау да зур йогынты ясый.
Белгечләр билгеләвенчә, күрә карау, якыннан күрмәү, гипертония һәм шикәр чире белән авыручыларга дөрес туклану һәм өстәмә витаминнар кабул итү турында кайгырту мотлак. Диета куллана башлар алдыннан табиб-диетологта консультация үтү дә мөһим.
Күзләренең сәламәтлеген кайгыртучы кеше дөрес туклану кагыйдәләре турында онытмаска тиеш. Ашауда чама белү кирәк (артыгын ашарга, аеруча кичтән күп ашарга ярамый). Туклану режимы булырга тиеш (көненә 3-4 тапкыр тукланырга, ач тору, озак вакыт ашамый тору ярамый). Ризык составы буенча балансланган булсын (аксымнар-майлар-углеводлар-минераль матдәләр).
Табиблар кайбер продуктларны бөтенләй кулланмаска киңәш итә. Мәсәлән, бик майлы, рафинадланган углеводларга бай азыкларны. Озак саклана торган, термик эшкәртелгән, консервланган ризыклар да витаминнарның күп өлешен югалта. Ә азык белән организмга керүче витаминнарның роле бик мөһим.
Күзләргә аеруча кирәкле витаминнар бар. А витамины (ретинол) – майда эри торган күрү витамины. Ул җитешмәгәндә күрү нервларында дистрофик үзгәрешләр үсешә, караңгыда күрү начарая. Е витамины – табигый антиоксидант, аксымнар синтезында, күзәнәкләр алмашында мөһим роль уйный. Аскорбин кислотасы барлык тукымаларны тергезү процессында актив катнаша. Ул җитешмәгәндә катаракта барлыкка килү хәвефе арта. Д витамины кояш йогынтысыннан һәм провитаминнардан барлыкка килә. Тиамин (В1) матдәләр алмашында һәм нервларны тәртипкә салуда катнаша. Рибофлавин (В2) күзне ультрашәмәхә йогынтысыннан саклый. Пиридоксин (В6) кан эшләүдә, үзәк нерв системасы һәм күрү нервы функцияләрен яхшыртуда катнаша. Цианокобаламин (В12) эчәклек микрофлорасы синтезында гына аз, аны тиешенчә булдыру өчен дөрес туклану мөһим. Никотин кислотасы (РР) да — бик кирәкле витамин.
Бу витаминнарга бай азыкларны куллану мөһим. Кишер, салат, слива, кузгалак, шпинат, кабак, помидор, йомырка сарысы, акмай, бавыр А витаминына бай. Е витамины зәйтүн, кукуруз, җитен майларында күп. С витамины барлык яшелчә-җимешләрдә бар, дисәк була: цитруслылар, сырганак, карлыган, гөлҗимеш, алма, җиләк, кавын, яшел салат, болгар борычы, брокколи, помидор, абрикос, шәфталу, хөрмә.
Югары температура йогынтысында аскорбин кислотасы таркала, шуңа күрә яшелчә-җимешне чи килеш куллану яхшырак. Д витамины балык маенда, майлы балыкларда, сөт ризыкларында, йомырка сарысында бар. В1 витамины организмга ризыклар аша гына керә. Алар — йомырка, бөер, бавыр, сөт ризыклары. В2 бавыр, йөрәк, бөер, сөт, яшел яшелчәләр, йомыркада бар. В6 витаминын алыр өчен эрбет, әстерхан, урман чикләвеге, ногыт борчагы, сырганак, скумбрия, сардина балыклары, бавыр, сарымсак, татлы борыч ашарга кирәк. В12 бавырда, куян, сыер итләрендә, диңгез балыкларында бар. Арахис, эрбет чикләвеге, кешью, фисташка, күркә һәм тавык итләре, кальмар, диңгез балыклары, ногыт борчагы никотин кислотасына бай.
Витаминнар белән бергә микроэлементларның да файдасы зур. Кальций, калий, магний, цинк, селен күзләр сәламәтлеге өчен бик кирәк. Күзләр өчен диетада башка антиоксидантлар да булырга тиеш: таурин, каротиноидлар, лютеин һәм зеаксантин, полифеноллар. Күзләр сәламәтлегенә майлы кислоталар да мөһим.
Күзләр сәламәт булсын өчен нинди диета тотарга кирәк соң? Табиблар атнасына ике-өч тапкыр 200-250 грамм балык, 3-4 тапкыр үсемлек мае яисә каймак белән 150 грамм кишер ашарга куша. Көненә 300-400 грамм төрле яшелчә куллану мотлак. Рационга кертелергә тиеш: кызыл чөгендер (пешкән яки чи), помидор, кызыл-сары төстәге борыч, суган, сарымсак, кабак, кәбестә, шпинат, яңа өзелгән яшел аштәмләткечләр, җимешләр һәм җиләкләр (көненә өч төрле җимеш яисә 100 грамм җиләк), ике кашык туңган караҗиләк (кайнатма, кесәл булса да ярый), майсыз ит, чикләвекләр, зәйтүн мае, сөт ризыклары, ярмалар. Эчемлекләрдән лимонлы яшел чәй, имбирле чәй, яшелчә-җимеш сутлары, гөлҗимеш төнәтмәсе, фильтрланган су.
Кайбер азыкларны чикләргә кирәк. Болар: югары сортлы оннан пешерелгән татлы камыр ашлары, гади углеводлар (шикәр, кайнатма, джем, кәнфит, туңдырма, татлы эчемлекләр, пакетлы сутлар), майлы итләр (үрдәк, каз, дуңгыз), кулинар майлар, кыздырылган, ысланган ризыклар, консервлар, майлы сөт ризыклары, тоз, каты чәй, каһвә, алкоголь, азыкка Е621, Е627, Е631 кебек кушылмалар. Болардан бөтенләй баш тартканда, бигрәк тә яхшы, дип ассызыклый белгечләр.
Халык медицинасына да игътибар итегез!
* Күздәге кызыллыкны бетерү өчен йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яисә каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей, юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән төнәтмәсе салып әзерләнә.
* Күз яшьләнүдән күкчәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500 миллилитр кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач, сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.
* Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да шуңа берәр бал калагы бака яфрагы, күкчәчәк салыгыз. Күз үләне (очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә * мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз.
* Күз яшьләнгәндә, аны көнгә 2-* тапкыр тары ярмасы кайнаткан су белән юу да нәтиҗәле.
* Күз төбендәге “түгәрәкләр”дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне угычтан чыгарып, күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев