Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Кан басымы югары булса

Кан басымы югары күтәрелүчеләргә берничә киңәш тәкъдим итәбез

Көненә 1,5-2л су эчәргә кирәк, ул кан әйләнешен яхшырта

Гипертониклар өчен магний – иң кирәкле микроэлементларның берсе, аңа урман чикләвеге, соя, яшел тәмләткечләр бай. 

Кальций да кан басымын төшерә, ул күрәгә, инҗир, кипкән балыкта, сөт ризыкларында күп.

Нормадан арткан һәр 4-5 кг авырлык артериаль кан басымын 5 миллиметрга күтәрә. Шуңа күрә артык авырлыктан котылырга тырышыгыз. 

Көн саен 2-3 чакрым җәяү йөрү кан басымын төшерә, йөрәктә ишемия авыруы, шулай ук диабет килеп чыгу ихтималын киметә

 тәүлеклек тоз микъдарын 5-6 миллиграммнан арттыру зыянлы

Кан әйләнеше начарланганда, баш авырткан очракта көненә берәр стакан БАЛАН СОГЫ эчү файдалы.

Яшелчә, җимеш, сөт ризыклары, бигрәк тә ЭРЕМЧЕК белән туклану әйбәт. 
 
Көнгә ике-өч тырнак САРЫМСАК ашарга кирәк. 
 
Көнгә 40-50 грамм дүләнә ( БОЯРЫШНИК) җимеше ашап куйсаң яхшы.

СУГАН-САРЫМСАКлап, тәгәрәткән бәрәңге ашарга кирәк. 
 
Көн саен 3-5 БАЛАН кабып куярга

37-40 градуслы ҖЫЛЫ СУга аякларны тыгып утырырга кирәк. Су суынганчы 20 минут үтә, шул вакытта кан басымы 15-20 миллиметрга төшә. 
 
УКРОП ОРЛЫГЫ кан басымын киметә. 2 аш кашыгы укропны 0,5 литр эссе су белән төнәтергә, кан басымы 200 миллиметрга күтәрелгәндә 1-2 бал кашыгы, аңардан да югары булса 3-4 бал кашыгы эчәргә кирәк.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев