Ит пешерү серләре
Баулы хуҗабикәләренә берничә киңәш тәкъдим итәбез
Итне салкын суга салыргамы, әллә ул кайнап чыккачмы? Әгәр дә тәмле шулпа пешерәсегез килсә, итне салкын суга салып, сүрән утка куегыз. Озаклап пешкәндә, итнең согы шулпага бүленеп чыга һәм ул бик тәмле була.
Әгәр дә инде ите тәмле булып пешсен дисәгез, аны кайнар суга салыгыз. Шулпага суган, петрушка тамыры, сельдерей, хәтта имбир кисәге салсагыз да була. Ите йомшак та, сусыл да булачак. Иттән калган шулпада ботка яки макарон пешерә аласыз.
Терлекнең эчке органнарын пешерер алдыннан аларны берничә сәгать тозлы суда тотсагыз яхшы (1 литр суга 50 грамм тоз).
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев