Әдәплелек бакчасы
Яхшы сүзне җаның тели синең Начарлыктан күңелең көрсенә. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, андый яхшы сүзне Әйтәсезме башка кешегә?
Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең дә матур үтәр.
Иртән йокыдан торуга.
“Хәерле иртә!” – дибез.
Өстәл яныннан кузгалгач,
Рәхмәт әйтә һәммәбез.
Ялгыш эшләр эшләгәндә, гафу үтенәбез без.
Иптәштән китап сорасак, “Зинһар бир!” – дип әйтәбез.
Бүләк биргәндә “Кабул ит!” дибез
Дусны рәнҗетсәк “Гафу ит!” дибез.
Әдәпле булыйм дисәң, шушы сүзләрне куллан.
Телебезнең матурлыгы – тәмле сүздә чагылган.
Менә бу мәкальләр безгә тормышта әдәпле, тәрбияле булыр өчен ярдәм итәр:
Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне.
Тыйнак кеше әзрәк сөйли, күбрәк тыңлый.
Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың,
Яманга күнсәң, әрәм булырсың.
Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.
Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз.
Кунак – хуҗаның гөлчәчәге.
Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт.
Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев