Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бөтнектән кайнатма

Бөтнектән кайнатма рецептын тәкъдим итәбез

Бөтнектән кайнатма ашаганыгыз бармы? Хуш исле һәм файдалы кайнатманы әзерләү өчен 250 гр бөтнек яфрагы, 1 кг шикәр комы, 2 лимон, 0,5 литр су кирәк булачак.

 

Бөтнекне сабагы белән җыеп, юабыз, бераз киптерәбез һәм вак итеп турыйбыз. Лимонны кабыгы белән турыйбыз. Барысын бергә кәстрүлгә салып, 10 минут пешерәбез һәм бер тәүлеккә калдырабыз.

Шуннан соң кайнатманы сөзеп, сыеклыкка шикәр өстибез һәм әзер булганчы кайнатабыз. Кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Бөтнектән икенче төрле итеп тә кайнатма әзерлиләр. Моның өчен 400 гр бөтнек яфрагы, 1 кг шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы, 1 стакан су алына.

Бөтнекне салкын суда юып, суын дуршлагка куеп саркытабыз. Кәстрүлгә чиратлашып, яфракларны һәм шикәр комының яртысын салабыз. Өстенә 1 аш кашыгы су белән болгаткан лимон кислотасы сибәбез һәм савытны капкач белән каплап, 6 сәгатькә калдырабыз.

Калган шикәр һәм бер стакан судан сироп әзерлибез. Ул сиропны бөтнектән бүленеп чыккан сокка кушып, акрын утта 5 минут кайнатып алабыз. Кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев